Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Почта хезмәткәрләре арасында конкурс игълан ителде

Әлеге конкурс "Татмедиа" АҖ басмаларына 2016 елның беренче яртыеллыгына яздыруны стимуллаштыру һәм активлаштыру максатында оештырыла. Анда "Татмедиа"ның барлык бамаларына язылу буенча иң зур үсешкә ирешүчеләр барланачак. Бәйге 2015 елның 1 октябреннән 31 декабрьгә кадәр уздырыла. Конкурста 2016 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыру эше алып баручы "Татарстан почтасы"ның почта бүлекләре һәм...

Әлеге конкурс "Татмедиа" АҖ басмаларына 2016 елның беренче яртыеллыгына яздыруны стимуллаштыру һәм активлаштыру максатында оештырыла. Анда "Татмедиа"ның барлык бамаларына язылу буенча иң зур үсешкә ирешүчеләр барланачак.

Бәйге 2015 елның 1 октябреннән 31 декабрьгә кадәр уздырыла. Конкурста 2016 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыру эше алып баручы "Татарстан почтасы"ның почта бүлекләре һәм хезмәткәрләре катнаша ала. Катнашу өчен почтальонның киләсе елның беренче яртысына "Татмедиа" АҖ газета-журналларына язылучылар, 2015 елның икенче яртыеллыгына караганда, ким дигәндә, 5 процентка арткан булуы зарур. Шул ук вакытта конкурста катнашучы почтальон эшли торган бүлекчәдә яздыру абонентлары саны агымдагы елның икенче яртысыннан кимемәскә тиеш.

"Иң яхшы кече шәһәр почтальоны" (Минзәлә бу номинациягә карый) һәм "Иң яхшы авыл почтальоны" номинацияләрендә җиңеп, беренче урынны алучылар 16644 сум акчалата бүләк алачак. Ә "Иң яхшы почта бүлеге" номинациясендә җиңүче почта бүлегенә 30000 сум акчалата бүләк каралган. "Журналлар буенча иң зур тираж" номинациясендә "Татмедиа" карамагындагы журналларга иң күп яздыручы почтамт хезмәткре бүләкләнәчәк.

Хөрмәтле минзәләлеләр! Әгәр үз почтальоныгызның җиңүен телисез икән, бәйгегә сез дә зур өлеш кертә аласыз. Моның өчен район газетасына һәм "Татмедиа" җәмгыяте карамагында берничә газета-журналларга язылырга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев