Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Психологияне үзгәртергә!

Коррупция - җинаятьнең бик үзенчәлекле формасы ул. Анда корбан да юк һәм, кагыйдә буларак, шаһитларны да табып булмый. Җинаятьчеләрне кылган җинаятьләре урынында тоту бик авыр һәм аларны гаепле дип тану тагы да авыррак. Кызганычка каршы, сораштырулар халыкның башлыча пассив булуын, ришвәт һәм вазифалардан чамадан тыш куллану фактлары турында хәбәр итәргә...

Коррупция - җинаятьнең бик үзенчәлекле формасы ул. Анда корбан да юк һәм, кагыйдә буларак, шаһитларны да табып булмый. Җинаятьчеләрне кылган җинаятьләре урынында тоту бик авыр һәм аларны гаепле дип тану тагы да авыррак. Кызганычка каршы, сораштырулар халыкның башлыча пассив булуын, ришвәт һәм вазифалардан чамадан тыш куллану фактлары турында хәбәр итәргә әзер булмауларын (актив көрәш хакында сүз булуы да мөмкин түгел) күрсәтә. Коррупциянең файдасына караганда зыяны күбрәк булуын гражданнарыбыз аңламый торып, бер генә орган да тәэсир калдырырлык уңышка ирешә алмаячак.

Бүгенге әңгәмәбез - район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Нәкыйп Илдарханов белән.

- Нәкыйп Мәҗетдинович, Сезнең вазифа нинди максатларны күздә тотып булдырылган һәм аның бурычлары нидән гыйбарәт?

- Агымдагы елның июль аеннан башлап республиканың барлык муниципаль бе-рәмлекләрендә район баш-лыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе институты булдырылды, чөнки илебездә коррупция мәсьәләсе бик кискен тора. Халыкара тикшеренүчеләр бәяләвенчә, без бу мәсьәләдә "алдынгы" урыннарның берсен алып торабыз. Коррупциянең милли иминлеккә куркыныч янавы да танылды. Сер түгел, 90 нчы елларда илебездә мөлкәт бүлү буенча башбаштаклык китүгә, Совет власте коррупциясе һәм бюрократизм шул ук идарә итү аппараты белән автомат рәвештә күчте.

Минем коррупция төшенчәсенә тулырак бәя бирәсем килә. Коррупция төшенчәсе ул ярты битне алып торырлык озын мәгънәгә ия, бу - вазифаи вәкаләтләрне арттырып җибәрү, ришвәт бирү һәм алу, вазифалардан законсыз файдалану һ.б. лар. Әмма аның асылы, минем аңлавымча, ышанып тапшырылган властьны табыш алу яисә башка шәхси (төркем) файдасына җәмгыятькә зыянлы һәм акланмаслык итеп файдалануда.

Ялгышмасам, медицинада "Авыруны түгел, ә аның сәбәбен дәваларга" дигән төшенчә яши. Алдыбызга шундый бурыч куелды, иң беренче чиратта - коррупцияне булдырмау, ягъни район башкарма комитеты һәм Советы аппаратының структур подразделениеләре, башкарма хакимият федераль органнарының территориаль органнары, ТРның дәүләт органнары, хокук саклау органнары, иҗтимагый берләшмәләр, коррупциягә каршы юнәлтелгән оешмалар, киң җәмәгатьчелек белән берлектә коррупция сәбәпләрен ачыклау һәм алга таба аларны юкка чыгару.

- Алдагы планнарыгызга тукталыйк.

- Соңгы елларда гына федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә булган бик күп законар һәм коррупциягә каршы торуга юнәлтелгән башка норматив актлар, яңа таләпләр буенча яңартыла, камилләшә торган, коррупциягә каршы көрәш буенча программалар кабул ителде, аларның берсе дә "йокламый", барысы да гамәлдә.

Бездә коррупциягә каршы тору буенча район башлыгы каршында комиссия булдырылды, ул расланган план буенча эш итә. Комиссиянең төп бурычы - районның җирле үзидарә органнарында вазифаи хокук бозулар һәм властьтан явызларча файдалануны, коррупциянең сәбәпләрен һәм шартларын кисәтү һәм булдырмауга юнәлтелгән карарларны эшкәртү. Шулай ук икенче комиссия дә эшли, анысы муниципаль хезмәткәрләрнең эш урынында үз-үзләрен тотуга һәм якларның конфликтларын җайга салуга булган таләпләрнең үтәлешен тикшерә. Әлеге комиссия керемнәр буенча тапшырылган мәгълүматне, аларның дөреслеген һәм тулы булу-булмавын, хезмәткәрнең эш урынында үз-үзен тотуга куелган таләпләрнең билгеләнүен һәм үтәлешен, якларның конфликтларын җайга салу һәм аларны булдырмауда тәртипне билгели. Дәүләт хезмәткәрләренә карата булган кебек, муниципаль хезмәткәрләргә карата булган таләпләр дә даими төстә арта бара, болардан тыш, башка гражданнардан аермалы буларак, алар билгеле бер конституцион хокуклардан азат ителгән.

Коррупциягә урын калмасын өчен, һәр кабул ителгән хокукый-норматив акт, хәтта проект вариантында гына булса да, коррупциягә каршы экспертиза уза. Хакимиятнең барлык структураларында доукмент әйләнеше электрон вариантта алып барыла. Минемчә, авыл җирлекләре хакимиятләре дә моңа җәлеп ителә бара. Ышаныч телефоннары эшли, ышаныч тартмалары куелган, бу турыда район газетасында да даими рәвештә игъланнар бирелә, әмма аларның эш нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә. Әллә район халкы коррупция мәсьәләләренә бөтенләй битараф, я булмаса районда коррупция юк ителгәнме?

Кыскача гына тагын бер мәсьәләгә тукталып үтәсем килә: коррупция куркынычы тудыручы сәбәпләрнең берсе - дәүләт һәм муниципаль хакимият эшчәнлегенең ябык булуында. Гәрчә бу юнәлештә ниндидер гамәлләр башкарылса да (Интернетта сайтлар ачыла, массакүләм-мәгълүмат чараларында саран гына мәгълүмат бирелә, район җитәкчелеге хезмәт коллективлары, халык белән очраша), бу гына аз.

Шундый афоризм бар: "Яулык салу әле ачылу дигән сүз түгел..." Минем фикеремчә, район Советы һәм башкарма комитетының структур подразделениеләре үз гамәлләре һәм халыкны кайгырту турындагы эшләрен район сайтында, район газетасында, радио-телевидениедә күбрәк яктыртсын иде. Район халкы муниципаль хакимиятнең нәрсә белән шөгыльләнүе, районның икътисадын ныгыту, стабильлеген булдыру өчен ниләр эшләнүе, аларны борчыган мәсьәләләр һәм проблемалар хакында белеп торырга тиеш, бәлки аларның гражданнар буларак кына түгел, ә хезмәткәр буларак та теләк-үтенечләре бардыр.

Уку йортларында, мәктәп-ләрдә, хәтта балалар бакчаларында да башкарасы эшләр бик күп. Физик яки интеллектуаль хезмәт белән, анысы мөһим түгел, әмма акчаның нәкъ менә эшләп табылырга тиешлеге хакындагы төшенчә балачактан ук сеңдерелергә тиеш. Чөнки нинди генә кануннар кабул итмә, җәзалар билгеләмә, кеше факторы һәрчак иң беренче шарт булып тора. Кеше психологиясен үзгәртү җиңелләрдән түгел, әмма мөмкин, ә бу күп көч һәм чыгымнар таләп итә. Бу юнәлештә эшләячәкбез.

- Коррупциягә күбрәк бирелүчән оешмалар бе-лән нинди эш алып барыла?

- Иң беренче чиратта, коррупцияне булдырмау - киң мәгънәдә, аеруча җитәкчеләргә кагыла. Әгәр нинди дә булса криминал була калса, бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр итәбез, бу очракта профилактика өчен түгел, ә инде җаваплылыкка тарту өчен. Соңгы елларда хезмәт законнарына бик күп үзгәрешләр кертелде, хезмәткәрнең вәкаләтләре киңәйтелде, эш бирүчеләрнең җаваплылыгы арттырылды. Үз хокукларыңны законлы рә-вештә яклый белергә кирәк, ә моның өчен суд һәм прокуратура бар. Дәгъва белдерүләрдән, "анонимка"лардан тайпылыр вакыт, бу заманча түгел, без бит ХХI нче гасырда яшибез.

Элекке милиция хезмәткәре буларак, шәхсән минем үземә мөрәҗәгать итә аласыз. Коррупциягә каршы тору - хакимиятнең барлык бас-кычларында, гражданнар җәмгыятендә һәм халыкның киң катламы дәрәҗәсендә катлаулы, системалы һәм бердәм эшчәнлек ул. Сораулар бик күп, бер генә интервьюда ачып бетереп булмый, алга таба мин мөхәррият белән хезмәттәшлеккә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев