Минзәлә
  • Рус Тат
  • Район газетасын алдырасызмы?

    "Минзәлә" район газетасы быел үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шушы еллар агышында газета үз укучысын тапты. Бу уңайдан минзәләлеләрнең газетада нинди мәкаләләргә өстенлек бирүе хакында кызыксындык.

    Анатолий Чернов, пенсионер:

    - Газетага язылмадым, янәшәдә генә кибет булгач,

    шуннан сатып алам, бик теләп укыйм. Газетаның соңгы саннарының берсендә ТКХ турында кызыклы мәкалә басылган. Бу өлкә хезмәтләре турында күбрәк язарга кирәк. Мин яшәгән йортта капиталь ремонт моннан ике ел элек кенә уздырылган булса да, подъезд бик начар хәлдә.

    Хәлил Гәрәев, авыл хуҗалыгы техникумы сту­денты:

    - Ике ел район газетасын алдырабыз. Минемчә, ул һәр йортка килергә тиеш. Район, шәһәр яңалыкларын шуннан беләбез бит. Соңгы җомга санында да үзем өчен күп нәрсә белдем. Ачык, матур фоторәсемнәр белән басылган 9 Май бәйрәме турындагы мәкалә дә игътибарга лаек. Яшьләр турында язмалар күбрәк булсын иде.

    Александр Никитин, шәһәр кунагы:

    - Газетаны карап чыктым, ошады. Минзәләлеләрнең ТКХ тарифларына фикерен белдем. Газ, электр һәм су өчен бәяләрнең артачагы хакында да белдем. Бөек Җиңү бәйрәменең Минзәләдә ничек узуы хакында укыдым, криминаль хроника белән таныштым. Үзем Түбән Кама шәһәрендә яшим, атнага бер бирегә кай­ткан чакларда газетаны укыйм. Яшьләрнең ничек ял итүе газета битләрендә чагылсын иде.

    Павел Зайцев, пенсионер:

    - Җомга санында ветераннар, фермер хуҗалыклары турындагы мәкалә ошады. Газетаны 15 елдан артык алдырабыз. Шәһәребездә бер проблема - яшьләргә эш юк. Без, пенсионерлар, ничек тә үз акчабыз­га яшәрбез, ә менә алар читкә китеп эш эзләргә мәҗбүр. Менә шул турыда күбрәк язарга кирәк.

    Елена Хәкимова, гимназия укытучысы:

    - Моңарчы газетага языла идек, бу яртыеллыкка язылырга өлгермәдек. Шуның өчен дә кибеттән са­тып алырга туры килә. Балалар өчен рубрика булсын иде, район халкы проблемаларына җитәкчеләрнең җавабын газета битләрендә күрәсе килә. Эшче коллек­тивлар, хезмәт кешеләре турында да укырга кызык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: