Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәрберсендә булачак

Алдагы сайлауларның төп яңалыгы - илебез сайлау участокларында веб- камералар куелуда.

Безнең районның 50 сайлау участогында (36 сы - авылда, калганы - шәһәрдә) һәр участокка икәү исәбеннән web-каме­ралар куелачак. Бүгенге көндә аларны куеп тик- шереп карау башланды. Бер камера участокның гомуми торышын чагыл­дырса, икенчесе исә та­выш бирүченең йөзен күрсәтмәслек һәм сай­лау серен бозмаслык итеп сайлау урнасына юнәлтеләчәк. "Сайлау- чыларга борчылыр урын юк, аларның йөзе бюл­летень алганда да, та­выш биргәндә дә алгы планда күрсәтелмәячәк", - ди Минзәлә муници­паль район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фирдәвис Хәмитов.

"Тапшыру тизлеге секун­дына 2мб тәшкил итә, бу үз чиратында һәр сайла­учыга реаль вакыт ре­жимында сайлау участо­гындагы вәзгыять белән танышырга мөмкинлек бирә" , - дип хәбәр итә Минзәлә РУЭС началь­нигы урынбасары Аль­берт Мифтахетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев