Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ринат эшмәкәр булуына үкенми

    Кайберәүләр капылт кына үзенә бер эшчәнлек табып шул юнәлештә эшли башлый, сораштыра башласаң, ниндидер сәбәп этәргеч биргән була. Шәхси эшмәкәр Ринат Яппаров белән дә шулай була. Сәүдәгәрлек өлкәсендә гомер буена кайнашкан әнисенә булышып йөрсә дә, үзенә мөстәкыйль шөгыль табасы килә. Кукмара якларына, әнисенең туганы Наил абыйсы янына бер кайтуында шушы...

    Кайберәүләр капылт кына үзенә бер эшчәнлек табып шул юнәлештә эшли башлый, сораштыра башласаң, ниндидер сәбәп этәргеч биргән була. Шәхси эшмәкәр Ринат Яппаров белән дә шулай була.

    Сәүдәгәрлек өлкәсендә гомер буена кайнашкан әнисенә булышып йөрсә дә, үзенә мөстәкыйль шөгыль табасы килә. Кукмара якларына, әнисенең туганы Наил абыйсы янына бер кайтуында шушы абыйсы кебек металлдан чүкеп әйберләр ясау теләге туа анда.

    Иң беренче эшне ул бина эзләүдән башлый. Аны элеккеге МТС территориясендә "таба", элек әлеге бина икмәк пешерү цехы булган, аннары котельня буларак та хезмәт иткән, соңыннан файдаланылмыйча торган була. Хәзер шушы бина һәм аның тирәсендәге 30 сутый участок аның карамагында. Биредә ул заказ буенча металлдан чүкеп эшләнгән әйберләр, теплицалар ясау белән шөгыльләнә.

    "Эшмәкәрлек эшенә тотынуыңа үкенмисеңме?" диюемә Ринат болай диде:

    - Күпкә өмет итмичә, кечкенә, әмма ышанычлы коллектив туплап, әкрен генә эшләп ятабыз. Әмма эшмәкәрлек эше үз-үзеңә хуҗа булырга, вакытны дөрес бүлә белергә, кеше психологиясен аңларга өйрәтте, моннан тыш ул эзләнүләргә, хыялланырга мөмкинлек бирә торган эшчәнлек. "Эш юк, бездә эш табып булмый", дип зарланып йөрүчеләрне җитди кешеләр итеп кабул итмим. Тырыш, максатчан кеше беркайчан да югалып калмый, - ди Ринат. Үзе дә шулай, тырыша-тырыша эшчәнлеген дәвам итә.

    Дөрес, сәүдәгәрләргә, ягъни алыпсатарларга караганда, нәрсә дә булса җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә авыррак, чөнки һәрбер заказны үзеңә эзләп табасы. Аннары җитештергән продукцияң "үле" табыш булып тормасын өчен һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк. Бу уңайдан ул фикерен болай дип белдерде:

    -Бүгенге көндә безнең төп заказчылар үзебезнең район кешеләре. Мондый эшчәнлектә бигрәк тә иң төп таләп заказны тиз дә, сыйфатлы да итеп башкаруга ирешү. Моның өчен янәшәңдә оста, булдыклы, тырыш һөнәр ияләре кирәк, - диде Ринат. Шуңа күрә дә остаханәсендә шундый осталарны күбрәк күрәсе килә. Хәзергә үзе кебек яшь Андрей Жаров белән эшлиләр, тагын бер оста - эретеп ябыштыручы Илфат ял алган.

    -Дөресен әйткәндә, эшне башлап җибәргәндә җиңел булмады, тәҗрибә юк, башка таныш-белешләрдән сораштырырга туры килде. Иң беренче заказ Чаллыдагы бер эшмәкәрдән иде. Ясадык, илтеп урнаштырдык, беренче тәэсирләр искитмәле булды, сөенечебезнең чиге булмады, - дип искә төшерде ул тәүге заказын. - Юкка гына халыкта егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә комачау итми дип әйтелми. Эретеп ябыштыручыларга, слесарьларга ихтыяҗ һәркайда һәм һәрчак бар. Эшләргә теләгең бар икән, өйрәнчек булып тотынырга бер дә тартынмаска кирәк, - дип Ринат яшьләрне эшче һөнәреннән курыкмаска өнди.

    Шәһәребездә мондый эшчәнлек белән берничә эшмәкәр генә шөгыльләнә. Ринат сүзләренә карганда, алар үзара аралашып торалар, кирәк булганда бер-берсенә киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр.

    Эшләгәннәрен карап торсаң, бик җайлы хезмәт түгел металлны чүкеп ясау. Һәрбер өлешен ювелирларча төгәллек белән башкаралар, моның четерекле һәм җаваплы хезмәт булуын аңлыйсың. Зур булмаган цехта урнаштырылган станокларында нинди генә могҗизалар тудырмый аларның куллары: металлдан чүкеп ясалган капкалар, коймалар, беседкалар, скамейкалар, мангаллар, навеслар, козыреклар. Ясаган әйберләрен төрлечә бизәкләп тә куялар.

    Гади генә бер капканы ясау уртача алганда бер атна вакытны ала, ди эшмәкәр. Бу аның нинди ысул белән ясалуына да бәйле. Салкын ысул белән дә ясыйлар, кайнар ысул белән дә. Моннан тыш клиент теләге буенча теге яки бу әйберне полимер порошок сиптереп буяп та бирәләр.

    Һәрбер останың эше ниндидер элементлар белән аерылып торучан. Бу төр эшчәнлектә дә шулай, үзенчәлекле нечкәлекләре бар. "Үзебезнең көч кергән, иҗат иткән хезмәт җимешебезне әллә каян таныйбыз", - ди егетләр. Яшьлек энергиясе ташып торган, тырыш егетләрнең оптимистик рухта булулары, үз көчләрен куеп шәһәр һәм авылларыбызга ямь өстәүгә, төзекләндерүгә өлеш кертүләре соклану уятты.

    - Ике ел гына эшләсәк тә, ирешкән уңышларыбыз бар, башкарган хезмәтебезгә карап күңел сөенә. Бигрәк тә шәһәр урамыннан барганда үзебезнең кулыбыз белән эшләнгән капкаларны, коймаларны күргәч, горурлык хисе уяна, - дип елмая алар.

    Сан

    Район статистика бүлеге мәгълүматларына караганда, районыбызда 640 эшмәкәр бар, шуларның нибары 5 проценты гына җитештерү белән шөгыльләнә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: