Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ружевскийлар

    ХIХ гасырның 70 нче елларыннан алып, 1917 елның октябрь зилзиләсенә кадәрге чорда Минзәлә төбәгендә әлеге фамилияне йөрткән тугыз шәхес мәгълүм безгә. Алар биләгән җирләр һәм башкарган хезмәтләре хакында сөйләү исәбебез.

    Башта ук искәртик, алар­ның бишесен без шарт­лы рәвештә, өлкән буын, калганнарын яшь буын Ружевскийлар дип ата­дык. Өлкәннәрнең бе­ренчесе - Николай Пав­лович. Ранглар турында­гы табельдәге чины кол­лежский асессор. 1873 елда өязнең IV станында мировой посредник, 1876 елда өяз земство җы­елышы гласные (депу­таты). 1896 елда барлык биләмәсе 719,11 дисә­тинә. 1898 елда ул Яңа Спасс вулысында 415,5, Матвеевка вулысында 108,1, ә барысы 523,6 дисәтинә җир биләгән. Чагыштырыла торган ике елда хуҗаның 194,51 дисәтинә биләмәсе ки­мегән. Сәбәбен ачы­клардай мәгълүматлар әлегә табылмады.

    Ружевскийларның икен­чесе - коллежский ре­гистратор Николай Сергеевич. 1889 елда өяз земство җыелышы гласные итеп сайланган. 1896 елда ул Яңа Спасс вулысында 500 дисәтинә җир биләгән. Моннан Леонид Сергеевич белән икесенең Матвеевка ву­лысында 108 дисәтинә җирләре булган.

    Николай Сергеевичның варислары 1912-1913 ел­ларда 553 дисәтинә җиргә хуҗа булганнар. Гомуми мәйданның 500,5 дисә­тинәсен сөрүлек җирләр, 31 дисәтинәсен урман, 15 дисәтинәсен болын алып торган, ә 6,5 дисәтинә­се ихаталары астында булган. Алар тегермән тотканнар, мал-туарны күп асраганнар. Губерна статистика бүлеге 1915 елда дөньяга чыгарган белешмәлектә хуҗалар­ның 31 баш ат малы тоту­лары, 52 баш мөгезле эре терлек асраулары хәбәр ителгән.

    Ружевскийларның өчен­чесе, Владимир Павло­вич, Петербургтагы ме­дико-хирургия академия­сендә белем алган. 1869 елда аны, революцион карашлары чагылуда гаепләп, Олонец губер­насына сөргәннәр. Анда күпме булган, кайчан яңадан академиясенә кайтып, белем алган, аны кайчан тәмамлаган - болары безгә мәгълүм түгел. Әмма мәгълүме шул, студент үз дигәненә ирешкән, академияне уңышлы тәмамлап, кулы­на врач дипломы алган. 1889 елгы белешмәлек китабында аның шәһәре­без хастаханәсендә врач булып хезмәт итүе хәбәр ителә.

    Ружевскийларның чират­тагы дүртесе Куян авылы кешеләре Дәхмәт авылы дип йөрткән Ахматовка авылыннан бер-бер ярым км ераклыкта булган ута­рында гомер иткән Мария Валериановна (кайбер очракларда Владимиров­на). 1896 елда ул 923,79 дисәтинә җиргә хуҗа булса, 1898 елда 910 дис­әтинә биләмәсе өчен 1694 сум 76 тиен җир са­лымы түләгән. Хуҗабикә биләмәсенең 13,79 дисә­тинәгә кимү сәбәбе безгә мәгълүм түгел.

    Без өлкән Ружевский­лар төркемендә санаган, Кече Ружевка авылында­гы утарларында яшәгән Зинаида Сергеевна улы Дмитрий Николаевич белән бергә гомер сөр­гән. Гомере буена кияүгә чыкмаган, кыз килеш кал­ган Зинаида Сергеевна 1906 елнын 6 апрелендә якты дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчкән, Мо­жарово зиратына җирлән­гән.

    Яшь Ружевскийларның беренчесе Дмитрий Ни­колаевич, 1909-1912 елларда өяз земство җыелышында земство идарәче вәкиле буларак катнашып килгән булса, 1913-1915 һәм 1916-1917 тво җыелышы гласные. 1912-1913 елларда ул 208,52 дисәтинә җир биләгән.

    1905 ел, 26 августта 26 яшьлек Дмитрий Ни­колаевич 19 яшендәге Александра Николаев­на Фищевага өйләнгән. 1906 елның 16 июнендә аларның уллары Федор, 1908 ел, 15 мартта икен­че уллары Николай ту­ганнар, ә шул елның 15 мартында балаларның әнисе дөньяны калды­рып киткән.

    Яшь Ружевскийларның икесе, запастагы пору­чик Борис Николаевич һәм аның кыз туганы Татьяна Николаевна үзләренең Ахматовка авылындагы утарында гомер иткәннәр. Татья­на Николаевна гомуми биләмәдәге үз өлешен, 94 дисәтинә җирен 1908 елда сатып җибәргән, туганнар 544,18 дисә­тинә җир белән калган­нар. Әлеге мәйдан 1912-1913 еллар мәгълүмат­лары белән әзерлән­гән белешмәлектә дә күрсәтелә.

    Яшь туганнарның дүр­тенчесе, Николай Нико­лаевич, югары юридик белем алганнан соң, өяз судында тикшерү­че булып хезмәт куй­ган, 1909-1912 елларга өяз земство җыелышы гласные булып сайлан­ган. Юристның җиргә мөнәсәбәте, җир хуҗа­сы булып торуы хакын­да мәгълүматлар оч­ратмадык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: