Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә сез танышмы?

Эчке эшләр бүлеге каршындагы җәмәгатьчелек советының чираттагы утырышында полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы Илназ Галиевның отчеты тыңланды.

Отчеттан күренгәнчә, участковыйларның эше киеренке булса да, министрлык җитәкчеләре аларның хәрәкәтләрен нәтиҗәле итү өчен төрле чаралар күрә. Авылларга хезмәт күрсәтүче уполномоченныйларны автомобильләр белән тәэмин итеп тору - шуларның иң зурысы. Әлегә берәү генә булса да АПК "Барс" кайткан, кәрәзле телефоннан сөйләшү бушлай.

Районны 5 зонага бүлеп участковыйларга ярдәмгә оперативникларны, полиция начальнигы урынбасарларын беркетү профилактика чараларын нәтиҗәле үткәрергә мөмкинлек бирә.

Эш әйбәт оештырылгач участок инспекторларының район эчке эшләр бүлегенең гомуми күрсәткечләрендә сизелерлек урын тоталар. Шул ук вакытта хәл итәсе проблемалар да җитәрлек. Районда судмедэкспертиза булмагач, полиция хезмәткәрләре ун ай эчендә 300 дән артык (бер хезмәткәргә 20 дән артык дигән сүз) экспертиза үткәрергә Чаллыга барганнар. Күпме вакыт бушка үткән дигән сүз. Район хастаханәсенең менә өч ел элек инде әлеге штатка кеше тапмавы полициягә генә түгел, үлем беләй бәйле кайгы килгән һәркемгә кыенлык тудыра.

Җәмәгатьчелек советы әгъзалары әлеге бүлекнең эшен тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен участокларында кешеләр белән контактларны ныгытырга чакырдылар. Кешеләр үзләренең сакчыларын якыннанрак белсен өчен, район газетасында участок чикләре, анда эшләүче хезмәткәрнең фотосы, телефоннары белән бирелү тәкъдиме керде.

Фирдәвис Хәмитов рәислегендә үткән совет судмедэксперт штаты булмавы хакындагы информацияне район башлыгы Рәсим Садыковка җиткерергә дип карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев