Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Шәһәрдә дә, урманчылыкта да тәртип”

Минзәлә урманчылыгы базасында 2012 нче елның I яртыеллыгы эш нәтиҗәләре буенча узган республика семинар-киңәшмәсендә ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев нәкъ шундый сүзләр әйтте. Семинар эшендә район башлыгы Рәсим Садыков та катнашты.

Әлеге чарада республи- каның 30 урманчылыгын­нан вәкилләр катнаш­ты. Семинар экскурсия рәвешендә узды, анда ре­спублика урманчыларын һәр участоктагы тармак эшчәнлеге белән таныш­тырдылар. Әйтик, питом­никта кунаклар элиталы агач-куакларның утырту материалын үз күзләре белән күрә, янгын сүндерү машинасы ярдәмендә түтәлләргә суны "веер­лы" агым белән сибүне күзәтә; чүп үләннәрен җыючы чапкычны карый алдылар, махсус техника ярдәмендә урман куль­тураларын утырту бары­шын карадылар.

Язын һәм көзен үсентеләр чәчү яңалык булды, көзен чәчелгәннәренең 15 см аерма бирүе ачыклан­ды. Министр бәян иткән проблемаларның берсе - республикада умарта­чылыкны җәелдерү. "Кай­чандыр өләшеп бетергән умарталарны җыярга ва­кыт. Балга бәя беркайчан да төшмәячәк", - диде Наил Мәгъдиев. Моннан 30 ел элек Минзәләдә 300 бал корты семьясы булса, быел исә нибары 34 данә умарта калган. ТРның өлкән дәүләт ур­ман инспекторы Мирза­нур Мингазов фикеренчә, бал җыюның яхшы ысулы - умарталыкны күчереп йөртү. Берничә этапта чәчәк атучы баллы үлән чәчелә, бал кортлары даими рәвештә эшләп тора. "Стационар умар­талыклар өметне акла­мады, чөнки алар юкәле урыннарда куела иде, ә билгеле булганча, юкә балны ел саен бирми, шуның өчен дә аларны күчереп йөртү зарурлыгы туды". Минзәлә урман­чылыгына беркетелгән "Лесной" чишмәсендә министр урман фонды территориясендәге ял урыннарын төзекләндерү, матурлау өчен инве­сторларны җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклап үтте. Биредә ул саф чишмә суын татып кара­ды, минзәләлеләр белән аралашты. "Мензелялес" ДБУ территориясендә кунаклар кирпеч өчен поддоннар әзерләү ба­рышын күзәтте. "Мин кемнән ким, нишләп әле миндә болар юк - һәркем үзалдына шундый сорау куярга тиеш. Өстәвенә бар җирдә чисталык, тәртип", - диде Наил Гамбәрович. Шушында ук ул җитештерелгән то­вар: мунчала, себерке, буралар карады. Урман хуҗалыгы министры ур­маннарда янгыннары булдырмауга кагылыш­лы мәсьәләләргә аеру­ча басым ясады. Иске Маҗын авылы чатында төзекләндерелгән уча­сток кунакларны таң калдырды. "Шәп! Менә шундый әйберләр респу­бликаны бизәргә тиеш!" - дип соклануын белдерде мәртәбәле кунак.

Киңәшмә театр бинасын­да дәвам итте, биредә ку­наклар "Минзәлә урман­чылыгы" ДБУ эшчәнлеге хакында фильм кара­ды. Министр монда да Минзәлә урманчыларын мактады, эшли беләләр, диде. Эшлекле әңгәмә питомниклар торышы, урман кисентеләрен үзләштерү, аларны карау турында дәвам итте. Ур­манда хокук бозулар бул­ганда акт төзү темасына аерым тукталдылар. Шу­лай ук квартал баганала­ры, шлагбаумнар кую, ял урыннарын билгеләү, кад­рлар әзерләү мәсьәләсе дә читтә калмады.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X