Минзәлә
  • Рус Тат
  • Шырпы балаларга уенчык түгел

    Янгын куркынычсызлыгы профилактикасын үткәрү максатыннан дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре Альберт Тимерханов балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең баш белгече Ландыш Исакаева, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Алсу Мардамшина белән берлектә имин булмаган гаиләләргә рейд үткәрде. Имин булмаган гаиләләрнең бер өлеше агач һәм иске өйләрдә яшиләр. Мондый корылмаларда салкын вакытта янгын чыгу...

    Янгын куркынычсызлыгы профилактикасын үткәрү максатыннан дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре Альберт Тимерханов балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең баш белгече Ландыш Исакаева, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Алсу Мардамшина белән берлектә имин булмаган гаиләләргә рейд үткәрде.

    Имин булмаган гаиләләрнең бер өлеше агач һәм иске өйләрдә яшиләр. Мондый корылмаларда салкын вакытта янгын чыгу куркынычы арта. Комиссия имин булмаган гаиләләрдә балаларның яшәү шартлары һәм тәрбия торышын даими рәвештә тикшереп тора. Мондый гаиләләрдә гадәттә ата-аналар спиртлы эчемлекләр кулланалар, ә балалары белем бирү учреждениеләренә йөрмиләр.

    Минзәлә районында 39 имин булмаган гаилә учетта тора. Бу көнне бишесендә булырга мөмкин булды.

    Беренче гаилә Комсомол урамында яши. Өйдә әни ике балигъ булмаган баласы белән. Бинада тәмәке исе. Өй җыештырылмаган, әйберләр теләсә кая ташланган. Балалар кулы җитә торган җирдә тәмәке, шырпы ята. Аңа кисәтү ясыйлар.

    -Республикада имин булмаган гаиләләрдә янгын чыгу куркынычы артты, балаларны караучысыз калдырмагыз. Өйдә тәмәке тартмагыз, шырпы һәм зажигалкаларны күренеп торган җирдән алыгыз,-диде Альберт Тимерханов.

    Заводская урамындагы йортның хуҗабикәсе видеокамера белән белән эчкә үткәрмәде. Операторны бусагада калдырып, эчкә үтәбез. Монда җылы, чиста. Дәүләт янгын куркынычсызлыгы күзәтчелеге вәкиленең "шырпы белән шаярмыйсызмы?" дигән соравына балалар бер тавыштан "Юк", дип җавап бирделәр.

    Карл Маркс урамында ике кечкенә баласы белән яшәүче әни тәмәке тартуын яшерми, моның шулай икәнен тәрәзә төбендә торучы төпчек белән тулган тәмәке савыты да раслый. Хуҗабикә әйтүенчә, тәмәке белән шырпы балалар кулы җитми торган җирдә, суыткычт өстендә ята. Нишләп бәдрәф ишегенә озынайткыч бәйләдегез, дигән сорауга, без тиешле җавап ишетмәдек.

    - Өйдә, балалар янында тәмәке тартырга ярамаганын беләсезме?, диде балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Алсу Мардамшина. Участковый килә, беркетмә төзи, штрафлар зурдан- мең ярымнан ике мең сумга кадәр.

    -Җәмәгать урыннарында гына тартырга ярамый дип уйладым, дип акланды ул. Ә кая тартырга? Махсус билгеләнгән урыннар бармы? Подъездда тартырга ярамый, әбиләр ачулана.

    Соңгы тукталыш-Карл Либкнехт урамы. Ата-аналары өйдә булмады, ишекне уллары Александр ачты. Бусагадан ук рейд әгъзалары ялангач, тоташтырылган урыннарында чуалып беткән һәм изоляцияләнмәгән электр чыбыкларына игътибар иттеләр.

    Имин булмаган гаиләләрнең яшәү урыннары дәүләт янгын куркынычсызлыгы күзәтүендә аерым игътибарда тора. Һәрбер өйдә янгын сак хезмәте хезмәткәре аңлату әңгәмәләре үткәрде, янгыннан саклану буенча рекомендацияләр бирде, экспресс мәгълүмат тапшырды.

    -Бик кызганыч, күп кенә ата-ана кечкенә балалары булуга карамастан, өйдә тәмәке тарта. Шуңа күрә, минзәләлеләр сезгә мөрәҗәгать итәм, балаларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз, ачык урында тәмәке, шырпы калдырмагыз. Җылыту һәм электр приборларын күзәтеп торыгыз,-дип комментарий бирде Минзәлә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Альберт Тимерханов.

    Сан: 2013 нче елда районда 35 янгын чыгу очрагы теркәлде, бер кеше үлде. Бу елның ике аенда Минзәләдә 4 янгын чыкты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: