Минзәлә
  • Рус Тат
  • Солдатның туганнары эзләнә

    ТРның Минзәлә районы буенча хәрби комиссариат бүлегенә "Комсомольская правда" газетасының Тверьдагы журналисты Громов Александр мөрәҗәгать итте. Сугышта вафат булган солдатларның калдыкларын эзләү белән шөгыльләнүче "Разведчик" эзтабарлар группасы Калинин (Тверь) өчен барган сугышта вафат булган НКВД сержанты һәм кызылармияче калдыкларын таба. Шуларның берсе - сугышка ТАССРның Минзәлә район хәрби комиссариаты аша...

    ТРның Минзәлә районы буенча хәрби комиссариат бүлегенә "Комсомольская правда" газетасының Тверьдагы журналисты Громов Александр мөрәҗәгать итте. Сугышта вафат булган солдатларның калдыкларын эзләү белән шөгыльләнүче "Разведчик" эзтабарлар группасы Калинин (Тверь) өчен барган сугышта вафат булган НКВД сержанты һәм кызылармияче калдыкларын таба. Шуларның берсе - сугышка ТАССРның Минзәлә район хәрби комиссариаты аша чакыртып алынганы - якташыбыз.

    Солдатлар Идел елгасының уң як ярына чыккан вакытта геройларча һәлак булалар. Алар һәм аларның подразделениеләре Калинин (Тверь) шәһәрен дошман кулына төшүдән саклап калырга телиләр.1941 елның октябрь ае ахырында бу тирәләрдә 246 нчы, 119 нчы, 243 нче укчы дивизия һәм 46 нчы кавалерия дивизиясе солдатлары һәм офицерлары сугыша.

    Эзтабарлар солдатларның үлем медальоннары аша аларның шәхесен ачыклыйлар. Шуларның берсе - сугышка Краснодарск краеның Дзержинск районы Орловка авылыннан чакыртылган рядовой Макар Давыдович Животов. Икенчесе Татарстан АССРның Мөслим районы Ольгино авылында 1919 елда туган НКВД сержанты Иван Васильевич Кошелев. Фронтка ул Татарстан АССР ның Минзәлә районы аша җибәрелә. Василий Кошелевның медальон бланкы гадәти булмаган тыгыз кәгазьдән һәм уртада буйдан-буйга яшел полоса төшә.

    Мондый медальоннарны бари тик НКВД хезмәткәрләренә генә бирә торган булганнар. Әлеге кеше фронтка сугыш башлану сәбәпле генә чакыртылмаган. Иван Кошелев НКВД ның кадрлар составында торучы хезмәткәре була, шуңа күрә аларның медальоннары да башкаларныкыннан аерылып тора.Хәзер эзтабарлар үлгән солдатларның туганнарын эзләү белән мәшгуль. Әгәр дә вафат булганнарның туганнары табылмаса, солдат калдыкларын 2014 елның язында яки җәендә кабат күмү планлаштырыла.

    ТР ның Минзәлә районы буенча хәрби комиссариат бүлегенең мобильләшкән ресурс исәбен планлаштыру, әзерләү бүлекчәсе начальнигы ярдәмчесе А.Уханова архив документларын тикшерде. Чыннан да, 1919 елда туган Кошелев Иван Васильевич 1939 елда Минзәлә район хәрби комиссариаты аша чакыртыла һәм 1940 елның январенда НКВД гаскәрләрен тулыландырыр өчен көнбатыш Белоруссиянең Градно станицасына җибәрелә.

    Кошелев И.В. 10 сыйныфны тәмамлый, Иске Маҗында укытучы булып эшли. Хәрби комиссариат бүлеге газета укчыларга мөрәҗәгать итеп, әлеге солдатның туганнарын табарга тели. Эзтабарлар аларга солдатның үлем медальонын тапшырырлар иде. Әгәр кирәк дип тапсалар, калдыкларны да туган якларында җирли алырлар иде.

    Барлык мәгълүматлар белән мобильләшкән ресурслар исәбен планлаштыру, әзерләү буенча бүлекчә начальнигы ярдәмчесе А.Ухановага 3 - 12 - 60 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: