Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спонсорларга таянып

Гомумбелем бирү учреждениеләрендә капремонт буенча программа старт алгач, безгә шәһәребездәге 2 нче, 3 нче урта мәктәпләрдә булырга туры килде.

Мәктәп коллективлары үзләренең мәктәпләре капремонт программа­сына керүен шатланып каршы алганнар. Ләкин теге яки бу кабинеттагы, яки коридордагы, әйтик, җылылык системасын алыштырганда аның сте­налары да, обойлары да кубып китәргә мөмкин. Инде боларына ничек тә средстволар табар­га тырышырлар. Ләкин мебельләр дә: парта, урындыклар, өстәлләр дә искереп бара бит. Шушы­ларны күздә тотып, мәк- тәп дирекцияләре кай­чандыр шушы мәктәптә укыган чыгарылыш укучы­лары арасыннан спонсор­лар эзләүгә керешкән.

2 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе директо­ры Алексей Басков бу уңайдан болай диде:

- Безнең мәктәпне тәмамлаган укучы­ларыбыз арасыннан спонсорлык ярдәме күрсәтү мөмкинлеге булганнарның исемле­ген булдырдык. Узган ел шундыйларның берсе - А.Гареевның спонсорлык ярдәме белән башлангыч сыйныфлар кабинетында ремонт ясалды, кабинет­тагы 15 парта, 30 урын­дык, өстәл яңартылды, моннан тыш аның ярдәме белән мәктәпкә 30 парта, 60 урындык алдык.

3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе директо­ры Тәлгать Әхмәтшин түбәндәгеләрне сөйләде:

-Без шәһәребездәге оеш­малар, эшмәкәрләр белән даими хезмәттәшлек итәбез, кайчан мөрәҗәгать итсәк тә алар безгә бул­дыра алганча спонсор­лык ярдәме күрсәтәләр, андый спонсорларның исемлеген яңартып тора­быз дияргә дә була. Алар арасыннан Н.Степанов ("Лига" ҖЧҖ), А.Леванов ("ТПФ "Изыскатель" ҖЧҖ), Е.Юдин ("Металлосер­вис" ҖЧҖ), Ф.Гараев (НКФ "Лебяжье"), Ф.Сабиров ("Квадрат" ҖЧҖ), шәхси эшмәкәр Е.Салмин исемнәрен атап үтәсе килә. Кайчандыр безнең мәктәпне тәмамлаучылар арасыннан шәһәр баш­карма комитеты җи- тәкчесе Д.Галиев, нефтьчеләр А.Фәхриев (Әлмәт), М.Альмухаметов (Себердән), В.Кирилов (Әлмәт) та безнең белән даими элемтәдә торалар. Тагын бер спонсорыбыз - Фәнис Мәрдәновның (Санкт Петербургтан) безгә нык булышлык күрсәтүен әйтәсе килә. Ул быел үзе укыган сый­ныфка класс-комплект (15 парта, 30 урындык) алыр­га 42 мең сумлык спон­сорлык ярдәме күрсәтте. Фәнис моннан ике ел элек тә безгә зур ярдәм күрсәткән иде, аның фи­нанс ярдәме белән бе­ренче кат коридорында­гы өч тәрәзәне пластик тәрәзәләргә алыштырып куйган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев