Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өстәмә социаль түләүләр хакында

Агымдагы елның 1 маена булган мәгълүматлар буенча, район буенча 368 пенсия алучыга федераль социаль өстәмә түләү билгеләнде.

РФның 2009 елның 24 июлендә кабул ителгән 213 нче федераль закон нигезендә гомуми матди тәэмин ителеше Россия Федерациясенең субъек­тындагы яшәү миниму­мы күләменә җитмәгән эшләмәүче пенсионер­ларга 2010 елның 1 гый­нварыннан пенсиягә фе­дераль социаль өстәмә түләүләр (алга таба - ФСД) билгеләнгән иде.

Татарстан Республика­сында Пенсиягә социаль өстәмә түләүне билгеләү максатларында пенси­онерга яшәү миниму­мы 2012 елга 4302 сум күләмендә билгеләнде.

Пенсиягә социаль өстәмә түләү айның беренче числосыннан билгеләнә. Моның өчен алдан гари­за язып, кирәкле доку­ментларны тапшырырга кирәк. Бу очракта инва­лид балалар һәм туйды­ручысын югалткан 18 яше тулмаган балалар бу төр түләүне гариза язмыйча да алырга хокуклы.

Пенсия фондының тер­риториаль органы пен­сионерга гомуми матди тәэмин ителеш сумма­сын билгеләгәндә пенси­онерга үзе яшәгән яисә пенсия алган субъект тарафыннан бирелгән түләүләр, акчалата экви­валентлар һәм социаль ярдәм чаралары исәпкә алына.

Федераль социаль өс-тәмә түләүне арттырып түләү очраклары ешаю сәбәпле, түбәндәгеләрне искәртү зарур: пенсионер әлеге түләүне туктату өчен сәбәп булучы бар­лык очракларны, шул исәптән эшкә урнашу­ны да, Пенсия фонды­на кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X