Минзәлә
  • Рус Тат
  • Сугыш ветераннары янында

    9 нчы май җитү белән сугыш ветераннарының күңелендә сугыш хатирәләре яңара торгандыр. Чыннан да, инде сугыш бетүгә күп еллар үтсә дә, ветераннарыныбыз күңелендә ул әле һаман бүген генә булган төсле. Шуны истә тотып, Югары Тәкермән мәктәп укучылары сугыш ветераннарының,тыл ветераннарының өйләрендә булып хәл -әхвәлләрен белештеләр, зур Җиңү көне белән котладылар....

    9 нчы май җитү белән сугыш ветераннарының күңелендә сугыш хатирәләре яңара торгандыр. Чыннан да, инде сугыш бетүгә күп еллар үтсә дә, ветераннарыныбыз күңелендә ул әле һаман бүген генә булган төсле. Шуны истә тотып, Югары Тәкермән мәктәп укучылары сугыш ветераннарының,тыл ветераннарының өйләрендә булып хәл -әхвәлләрен белештеләр, зур Җиңү көне белән котладылар. Бүгенге көндә ике авылга бары тик 6 сугыш ветераны исән. Болар Мөхетдинов Хәмәтдин, Шәрипов Зәки, Ризатдинов Равил, Галимҗанов Вазыйх, Вәлиев Хәсәнҗан, Әгълетдинов Минненәзир.

    Бүгенге көндә ветеранга бер җылы сүз дә җитә. Шуңа күрә дә мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары Фәррахова Миләүшә, Фархаева Зөлфия, Шиабетдинова Наилә , Авзалова Наилә, педагог -оештыручы Шакирова Фәнисә җитәкчелегендә укучылар ветераннарның өйләрендә булып аларга үзләре әзерләгән бүләкләрне тапшырып кайттылар. Әлбәттә, Җиңү бәйрәме алдыннан бу бабайлар өчен зур куаныч булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: