Минзәлә
  • Рус Тат
  • Сугыш ветераны укучылар килүенә бик сөенде

    Күптән түгел генә без, 10 нчы сыйныф укучылары, шәһәребезнең сугыш ветераны Мөхәммәтдинов Миннәхмәт Мөхәммәтдин улында кунакта булдык. Аның белән якыннан таныштык, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. Әлбәттә, Миннәхмәт Мөхәммәтдин улы артык сөйләшә алмый. Ул хәзер авырлык белән генә йөри, начар ишетә. Ләкин без килгәнгә бик сөенде, күңеле тулып, елап та алды. Безгә...

    Күптән түгел генә без, 10 нчы сыйныф укучылары, шәһәребезнең сугыш ветераны Мөхәммәтдинов Миннәхмәт Мөхәммәтдин улында кунакта булдык. Аның белән якыннан таныштык, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. Әлбәттә, Миннәхмәт Мөхәммәтдин улы артык сөйләшә алмый. Ул хәзер авырлык белән генә йөри, начар ишетә. Ләкин без килгәнгә бик сөенде, күңеле тулып, елап та алды. Безгә үзенең тормышы турында сөйләде, медальләрен күрсәтте.

    Миннәхмәт Мөхәммәтдин улы 1924 нче елда Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында туып - үсә, төрле эшләрдә эшли.

    Ветеран 1942 нче елның августыннан 1945 нче елның маена кадәр фашистларга каршы көрәшә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен "За Победу над Германией», «За оборону Советского Заполярья» медальләре белән бүләкләнә.

    Бу очрашудан без ниндидер дулкынлану хисләре белән кайттык, ветераннарга карата тагын да хөрмәт хисебез артты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: