Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сүз биргәнсең икән...

Безгә ничек хезмәт күрсәтәләр? Бу сорауга җавапны укучыбыз Альбина Гайсина эзли.

Вәгъдә биргәнсең икән, сүзеңдә тор! Әгәр булдыра алмасыңны белсәң, алдап, кешене көттерергә тырышма!

Тимердән ишек ясатканда ярты картайган идек. "Шушы вакытта киләбез, көтегез!" - дигәч, әзерләнеп, көтеп торасың бит инде. Юк, вәгъдәләрендә тора торган яшьләр булмадылар. "Иртәгә киләбез, берсекөнгә киләбез!" - дия торгач, ниһаять, килеп керделәр, кирәкле әйберләрен калдырдылар да, тиздән киләчәкләрен әйтеп, чыгып киттеләр. 3-4 сәгатьтән килеп керделәр, телефоннары шалтырады, әз-мәз "селкенделәр" дә, ярты сәгать үттеме-юкмы, кемдер чакырып алды, тагын егетләребез юкка чыктылар...

Кыскасы, 3-4 көнгә сузылган эш, ниһаять, бетте, Аллага шөкер...

...4 тәрәзәбезне дә алыштырмакчы булдык. Үлчәү эшләрен бик тиз генә эшләп алдылар. "Иптәшемнең чираттагы ялы бетә, зинһар өчен, эшләп бирегез!" - дип үтенеп сорагач, "2-3 көннән киләбез, килү алдыннан шалтыратырбыз", - диделәр.

Иптәшемнең ялы бетеп бара, теге вәгъдә биргән егетләр күренми. Кыскасы, срогыннан соңга калып, яңа тәрәзәләрен калдырып киттеләр, соң гына килеп, бер көнне 2 тәрәзәне, икенче көнне 2 тәрәзәне куйдылар, иртәгә әбәт вакытында тәрәзәләргә откос ясаячаклар, москит сеткалары куячаклар, икенче егетләр эшләячәкләр, диделәр.

Иптәшемнең ялы бетте, эшкә чыгып китте. Мин тегеләрне көтеп утырам инде, нинди эш кыра алырмын... Бик якын кешебезнең иптәше үлүен хәбәр иттеләр, ә мин чыгып китә алмыйм, чөнки теге бәндәләр яңа гына шалтыратты, килү хәбәрен әйтте...

Сүз биргәнсең икән - үтә, кеше әзерләнеп көтеп утыра бит, әле бит газ да өзелгән, ашамыйча да торып булмый, фатирда Мамай үткән шикелле, бер әйбер үз урынында түгел, тузан, пычракны җыештырып бетерә торган түгел...

Ничек кенә әйтсәң дә, ничек кенә ялварып сорасаң да, барыбер үзләренекен эшлиләр, күрше-тирәләрнең дә башыннан кичкәнен яздым, менә үзебез дә башыбыздан кичердек, инде алдагысы хәерле булсын!

* * *

Такси ялламакчы булдык...

Иптәшем базарда йөреп кайтты. Нигәдер кәефе юк иде.

- Нәрсә булды? - дип сорадым. Сөйләп бирде. Тукталышта автобусны бераз көткәннән соң, такси ялламакчы булган. "Ак Барс" банкы янындагы тукталышта булган бу хәл. Такси берәү генә икән. Бәй, килеп тә җиткән, хатын-кыз таксистка кычкыра да башлаган: "Якын да килмә, беркая да бармыйм!" - дип иптәшемне елый-елый куа башлаган...

Күпме такси яллап йөреп тә, Минзәләдә мондый хәлне беренче мәртәбә күргән иптәшем багана шикелле каткан да калган, ә теге таксистка, машинасын кабызып, каядыр китеп барган. "Хуҗасыннан шелтә-мазар алгандыр яки берәр күңелсез хәл килеп чыккандыр! - дип уйлап, тыныч кына автобусын көтә башлаган иптәшем.

Ул сөйләп бетергәч, үземнең дә таксистларга бәйле бер хәл исемә төште. Сабантуйда булып, 2 оныгымны ияртеп (ә олы оныгым Динараны Сабантуй уртасында массакүләм сценарийда калдырдым), алданрак кайтып китү максаты белән, таксилар тора торган урынга киттем. Шулай ук бер генә таксист утыра иде. Без бала-чага атлавы белән барып җиткәнче, таксига бер егет кереп утырды. Мин кул болгадым, көтүен көтте һәм әйтте: "Урын юк, хәзер килеп җитәрмен, көтегез!" - диде һәм китеп барды. Бик эссе көн иде. Ни вәгъдә биргән таксист юк, ни башкасы юк, сиңа кирәктә шулай булыштыра бит ул. Әлсерәп тордык та, аптырап җәяүләп китмәкче булдык. Бераз гына атлап бардык, бер Алла кушкан бәндә утыртып та алып китте, балаларны җәлләгәндер инде. Акча да алмады. Рәхмәт әйтеп, хәерле юллар теләп, төшеп калдык.

Берничә ел инде үзебезнең шәхси таксистларыбыз бар, кирәк икән, кайгы килсә дә, шатлыклы бәйрәмгә барырга кирәк булса да, ирле-хатынлы таксистларыбызны тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, чакырып алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев