Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Талир тәңкә чыңнары

Мәдәни мирас бик күп нәрсәләрне колачлый. Аңа тарихи, мәдәни, археологик, этнографик һәйкәлләр, элеккеге вакытттагы тормышны күрсәтүче утар-усадьбалар, кулъязмалар, матди һәм рухи мирасның башка бик күп истәлекләре керә. Бездә, әйтик кайбер илләрдәге кебек гаилә музейлары бик сирәк.Шулай да күп кенә гаиләләрдә әти-әни, әби-бабайлардан калган истәлекләрне бик тә кадерләп саклаучылар бар. Элеккеге...

Мәдәни мирас бик күп нәрсәләрне колачлый. Аңа тарихи, мәдәни, археологик, этнографик һәйкәлләр, элеккеге вакытттагы тормышны күрсәтүче утар-усадьбалар, кулъязмалар, матди һәм рухи мирасның башка бик күп истәлекләре керә.

Бездә, әйтик кайбер илләрдәге кебек гаилә музейлары бик сирәк.Шулай да күп кенә гаиләләрдә әти-әни, әби-бабайлардан калган истәлекләрне бик тә кадерләп саклаучылар бар. Элеккеге дәверләрдән калган әйберләрне җыю кайберәүләрнең яраткан шөгыле. Кайбер шәхси коллекцияләрдә сакланучы ядкәрләргә хәтта музейлар кызыгырлык.Безнең җирлектә дә бар алар. Әлеге язма иске акчалар турында. Бик очсыз хакка антиквариат эзләүчеләр, «кара казучылар» (законсыз рәвештә, хәзинә эзләү максатыннан казу эшләре алып баручылар), алып-сатарлар бик күбәеп китү сәбәпле без әлеге тупланманың хуҗасын атамауны вәгъдә иттек. 2012 ел - Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы. Шуңа күрә әлеге якташыбыз озак еллар тупланган коллекциядәге акча билгеләренең кызыклыларын газетага урнаштырырга ризалык бирде. Акчалар да бик күп нәрсәләр хәтерли һәм сөйли икән бит.

Иң борынгы тәңкәләрнең берсе Болгар дәверенә барып тоташа. Әлеге дәүләтнең IХ-ХI нче гасырларда яшәвен исәпләсәк тәңкәгә кимендә 800-1000 яшь.

"Уракчы кыз" җырындагы:

Талир тәңкәләрең чыңлаганда

Кем исменә җырлар җырладың? - дигән юлларны кемнәр генә хәтерләми икән.

Әлеге коллекциядәге 1732 (280 яшь) 1858 елгы көмеш акчаларның берсенә колак куелган, икенчесенә тишек ясалган. Аларга тасма куелып чәчләрне толымга үргәндә куйганнар. Чулпылар, талир тәңкәләр, (Талер - ХVIII гасырда немец дәүләтләрендә чыгарылган 3 маркалык көмеш тәңкә озак вакытлар Россиядә дә әйләнештә йөргән, талир тәңкә дип әйтү шул вакытлардан калган. Чит ил акчаларын куллану да тарихта беренче тапкыр гына түгел икән), балдаклар көмеш акчалардан ясалганнар.Мондый осталар Күзкәй авылы базарында да булган. Балдаклар заказ бирүченең күз алдында ук эшләнгән. Егетләр балдакка исемнәрен яздырып кызларга бү-ләк иткәннәр. Кулымдагы балдагымның (я йөзегемнең) исемнәре, мисалга Габдулла дип җырлаулар шуннан калган. Тәңкәләрнең нинди номиналда булуы кызның социаль хәлен дә күрсәткән. Акча зуррак икән, гаилә хәллерәк булган дигән сүз. ХVIII-ХIХ гасырларда күзең төшкән кызга күңелеңне белдерү өчен дә көмеш тәңкә җибәрә торган булганнар. Менә шуннан соң элек мәхәббәт акчага корылмаган булган дип әйтеп кара син.

Бер кыз күрдем бик матур,

Бүләк бирәм бер талир, - дигән җыр әнә шул дәверләрдән килә. Ул тәңкәләр әле бик матур чыңлый да иде. Шул тәңкәләрне хатын кыз заты әби булганчы тага иде. Ул бакыйлыкка күчкәч бу мирас кызлар, киленнәр, оныкларга кала иде. Ачлык вакытларда әлеге акчалар ризыкка алмашкан вакытларда да күпләр тәңкәләрне саклап кала алганнар.

1801 елгы бакыр бер тиен патша Павел I нче дәверләрен хәтерли. Акчаның реверс ягында П 1 дип уелган. Патша сарай перевороты нәтиҗәсендә үтерелә.Аңа алмашка Александр I нче килә. Аның идарә итү дәверендәге, 1814 елгы бакыр ике тиен 1812-1814 елгы Напалеонга каршы сугыш вакытларының шаһиты. Нәкъ әлеге сугышның 200 еллык юбилее уңаеннан ил күләмендә Россия тарихы елы дип игълан ителде. 1857 елгы, патша Александр II нче вакытындагы 5 тиен исә үзенең зурлыгы белән талир тәңкәләрдән калышмый. Коллекциядәге 1832 елгы акча Николай I нче дәверенеке. 1924 елгы 5 тиен НЭП чорының шаһиты. Әлеге акча Совет чорындагы вак акчалардан бик аерыла. Ул зурлыгы буенча 1857 елгы акчага охшаш.

Тупланмада 1899 елгы немец маркасы да бар.Әлеге акчаның 1914-1918 еллардагы сугыш вакытында әсирлектән алып кайтылуы ихтимал. Немец маркаларын совет чорында ГДР да хезмәт итүчеләр дә алып кайта торган иде.

Райондашларыбызда тагын нинди кызыклы коллекцияләр, (бәлки аерым табылдыктыр) бар икән? Бәлки газета битләрендә үзләренең кызыклы, гыйбрәтле туп-ланмалары белән уртак-лашучылар әле тагын бардыр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев