Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тамаклары тук, өс-башлары бөтен

Интернат-мәктәп - үз кагыйдәләре һәм традицияләре, чит-ят күзенә бик үк күренмәгән борчу-шатлыклары булган кечкенә бер дөнья ул.

Биредә балалар белем һәм тәрбия ала, медик-педагогик тернәкләнү уза, спорт белән шөгыльләнә, хезмәт итә, алдагы мөстәкыйль тормышка әзерләнә. Адәм баласы кайда гына яшәмәсен, бала­чакта алган тәрбия һәм әйләнә-тирә мохит аның язмышында җуелмас эз калдыра.

Бездә тәрбияләнүчеләр ел дәвамында интернат-мәктәптә яшиләр, һәм алар башкалар кебек үк, өйдәге кебек яшәү шартларына, сыйфатлы туклануга, матур һәм заманча модалы киемгә мохтаҗ. Боларның ба­рысы бик күп чыгымнар таләп итә. Дәүләт бер тәрбияләнүчегә елына 200 мең сум акча сарыф итә.

Авыр тормыш хәлендә калган балалар язмышы­на битараф булмаган, чын мәгънәсендә Бала­чак йортын булдыруда бәяләп бетергесез өлеш кертүче оешма-учрежде­ние җитәкчеләре булма­са, бу бурычларны ничек хәл итәр идек, моны күз алдына китерүе авыр. Киң күңелле кешеләр ярдәме нәтиҗәсендә ятим, мөмкинлекләре чикләнгән, белем бирүдә үзенчәлекле ихтыяҗ кичергән балаларга ка­рата җәмгыятьнең мөнә-сәбәте яхшы якка үзгәрә, аларны аңлый.

Хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләрнең биредәге тормыш эшчәнлеген та­гын да яхшырту һәм тәрбияләнүчеләрне бар нәрсә белән тәэмин итү өчен төрлечә ярдәм итү буенча интернат-мәктәп җитәкчелеге белән ты-гыз хезмәттәшлек итүе 2007 елда ТР Дәүләт Советы депутаты, "Та­тэнерго" ААҖ гене­раль директоры Илшат Фәрдиев тәкъдиме белән Минзәлә муниципаль район башлыгы каршын­да Попечительлек советы булдыруга этәргеч бирде. Әлеге совет безнең ин­тернатка хәйриячелек чараларын җәлеп итү һәм координацияләү, бала­лар үсеше һәм яшәеше яхшырсын өчен матди-техник базаны ныгыту максатларында оешты. "Татэнерго" ААҖ эшләре белән идарә итү началь­нигы Гүзәлия Әхмәдиева бу советның рәисе итеп билгеләнде. Советка дәүләт учреждениесендә тәрбияләнүче балаларның хәлен ях­шыртырга теләүче оешма-предприятие җитәкчеләре керде.

Ел саен Попечительләр советы белән берлектә интернатта "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясен уздыру инде традициягә әверелде. 2011-2012 уку елы ба­шында балаларга өс һәм аяк киемнәре өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы - 400 мең сум, мәктәпне тәмамлау-чылар өчен - 200 мең сум акча бүлеп бирсә, попечительләр исә балаларга 860 мең сумлык өс һәм аяк киемнәре бүләк итте. Тәрбияләнүчеләрнең һәркайсына ТР Министр­лар кабинеты раслаган исемлек буенча киемнәр алынды.

Агымдагы елның фев­раль аенда социаль педагог инициативасы буенча мәктәптә "Иге­лекле гамәл өчен бүләк" акциясе узды, интернат хезмәткәрләре балалар­га бәйрәм киемнәре алу өчен бер көнлек хезмәт хакын күчерделәр.

Гаиләдәге кебек үк, без дә балаларга өс һәм аяк киемнәренә сак караш тәрбиялибез. Киемнәр тузмый, балалар үсә тора, кечкенәләргә күчә бара. Узган елның октябрендә Дербышки балалар интер­нат-йорты директорының ярдәм сорап мөрәҗәгать итүенә җавап итеп, ин­тернат җитәкчелеге шун­да ук аларга 200 пар кол­готки, оекбашлар, ун пар кулдан бәйләнгән оекбаш җибәрде.

Интернат-мәктәп хезмәт тәрбиясенә ориентлаш­кан, шуның өчен дә педа­гогик һәм тәрбияви про­цесс яшәеш өчен кирәкле булган социаль һәм хезмәт адаптациясенә өйрәтүгә юнәлтелгән. Бүгенге көндә балалар ял, бәйрәм, ка­никул чорында ел буе­на эшли торган "Бәхет аланы" сәламәтләндерү лагеренда ял итәләр. Биредә аларга спорт белән шөгыльләнү, ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган, өстәвенә тәрбияләнүчеләр авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып баралар, хезмәт күнекмәләре алалар. Бу максатларда алма бакчасы һәм укыту-про­изводство терлек комп­лексы белән 10 га җир кишәрлеге бар. 1,5 га мәйдандагы мәктәп яны участогында һәм 115 кв метр мәйданлы теплица­да балалар пеадгоглар белән бергә бәрәңге һәм төрле яшелчә үстерәләр, шул рәвешле үзләрен ел әйләнәсенә җитәрлек ри­зык белән тәэмин итәләр. Буш вакытларында уни­версаль кортта спорт белән шөгыльләнәләр, аны аларга нефтьчеләр бүләк итте.

Балалар әйләнә-тирә мохитны танып белсен, белемнәрен арттырсын, кешеләр белән арала­шырга өйрәнсен өчен төрле экскурсияләр, шәһәр, район уч-реждениеләрендә, предприятиеләрендә хезмәт итүче төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздырыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев