Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташлагыз төтен сөремен

Безгә таныш бик күп чир-сырхаулар озак еллар тәмәке тарту нәтиҗәсендә барлыкка килә. 20 ноябрь Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне буларак билгеләп үтелә. Ә менә минзәләлеләр тәмәке тартудан баш тартырга ризамы? Раушания Гарапова, эшмәкәр: - Минем гаиләдә берәү дә тартмый, үземнең дә тартып та караган юк. Шуның белән горурланам. Тәмәке...

Безгә таныш бик күп чир-сырхаулар озак еллар тәмәке тарту нәтиҗәсендә барлыкка килә. 20 ноябрь Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне буларак билгеләп үтелә. Ә менә минзәләлеләр тәмәке тартудан баш тартырга ризамы?

Раушания Гарапова, эшмәкәр:

- Минем гаиләдә берәү дә тартмый, үземнең дә тартып та караган юк. Шуның белән горурланам. Тәмәке тартуга карашым тискәре. Тәмәке тартуны ташлау өчен кешенең теләге булырга тиеш дип уйлыйм.

Айрат Нуриев:

-Мин 10 еллап тәмәке тарттым. Хәзер үз-үземне агулаудан котылдым. Менә өч ел тартмый инде, сезгә дә киңәш итмим. Яңа керткән законнарны хуплыйм, кемдер тарткан өчен башкалар азапланырга тиеш түгел.

Резеда Хайбрахманова, студент:

-Мин үзем тартмый. Бу начар гадәтле яшьтәшләр бар тирәмдә. Ләкин үземнең тартып карарга дигән теләкнең беркайчан да туганы юк. Гомумән, мин андый кешеләрне аңламыйм, үз куллары белән сәламәтлекләренә зыян салалар. Кызларга килгәндә бигрәк тә, алар бит буласы әниләр! Нәрсә турында уйлыйлардыр?

Альберт Латыйпов, укытучы:

-Мин 39 ел бу гадәткә буйсынып яшәдем. Шулай бер заман оныкларым, балаларым янында бик каты ютәлли башладым, алар алдында миңа оят булды. Шунда үземә сүз бирдем, башка тартмамын дип. Хәзер Аллага шөкер, котылдым, тын юллары ачылып киткән сыман булды, аппетит үзгәрде, гомумән, үземне яхшырак хис итә башладым. Тартучыларга киңәшем шул, ташлагыз бу төтен сөремен.

Рәис Гыйлметдинов, машина йөртүче:

-Үсмер чактан ук бу гадәткә ияләштем. Ташлап караган булды, ләкин нәтиҗәсе юк. Минемчә, кеше алай тиз генә тәмәке тартуны ташлый алмый. Әкренләп, дәваланып кына аны җиңеп буладыр.

Рәис ага сыман тагын биш-алты кешене сораштырдык. Алар шулай ук тәмәке тартуны ташлый алмыйлар. "Хәзер үк тәмәке пачкасын ташлап, бер көн булса да тартмагыз" дигән үтенечебезгә берсе дә ризалашмады. Барысы да "юк, булмас, булдыра алмыйм" дип җавап кайтардылар. Әмма җавап бирүчеләр арасында бу гадәттән котылган кешеләр очравы да бераз булса да безне сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев