Минзәлә
  • Рус Тат
  • Татарларны җыеп торучы учак

    Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә ТР һәм РФ урта махсус белем бирүче уку йортлары студентлары өчен "Якташым - милләт күркем" темасына Бөтенроссия семинары узды. Көллиятнең директоры Миңнегөл Мифтахова семинарны ачып җибәреп, 55 уку йортыннан килгән студентларга һәм аларның остазларына уңышлар теләде. Семинар "Якташ әдипләр", "Якташ сәхнә йолдызлары", "Якташ рәссамнар"...

    Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә ТР һәм РФ урта махсус белем бирүче уку йортлары студентлары өчен "Якташым - милләт күркем" темасына Бөтенроссия семинары узды.

    Көллиятнең директоры Миңнегөл Мифтахова семинарны ачып җибәреп, 55 уку йортыннан килгән студентларга һәм аларның остазларына уңышлар теләде.

    Семинар "Якташ әдипләр", "Якташ сәхнә йолдызлары", "Якташ рәссамнар" (сынчылар) секцияләрендә узды. Республикабызның төрле районнарыннан, шулай ук Башкортостаннан, Удмуртиядән килгән кунаклар үз төбәкләрендәге танылган әдипләр, артистлар, рәссамнар турында презентация тәкъдим итте. Үзебездәге өч урта махсус белем бирүче уку йорты студентлары якташларыбыз Габделхәй Сабитов, Салисә Гәрәева, Газиз Мөхәммәтшин, Азат Мәрдан иҗаты турында сөйләде. Икенчесен - сәхнә йолдызлары секциясен - үзебезнең Минзәлә театры артисткасы, бик күп мактаулы исемнәргә лаек булган Рәзилә Муллина җитәкләде. Безнең студентлар театрыбыз артистлары Хафиз Хамматуллин, шәхсән секция җитәкчесенең үзе, җырчы Резеда Шәрәфиева турында кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр. Ахырда остазларга сертификатлар, студентларга дипломнар тапшырылды.

    Шул вакыт фойеда бию көе яңгырады. Роза Биктаһирова җитәкчелегендәге "Уен" бию ансамбле кунаклар - Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан районнары белән эшләү буенча бүлек вәкилләре алдында чыгыш ясады. Мөхтәрәм кунакларны - конгрессның бүлек башлыгы Данис Шакиров һәм мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәре Гөлүсә Низаметдинова, Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхи, район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзовны (әйтергә кирәк, ул көллиятнең Попечительләр Советы рәисе булып тора) көллият коллективы ипи-тоз, чәк-чәк белән каршы алды.

    Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Көллият укытучылары исә татар теле дәресләренең атнага бары тик ике сәгатькә калуы татар төркемнәренең кыскаруы өчен борчылуларын белдерделәр.

    Һәр елны патриот-шагыйрь Муса Җәлил туган айда шигырь бәйрәмнәре, экскурсияләр уза. Чараның быелгысы исә нәкъ шушы көнгә туры китереп әзерләнгән. Митингка ветеран укытучылар да чакырылган иде. Студентлар төрле телләрдә Муса Җәлил истәлегенә багышлап аның шигырьләрен укыдылар, бюстына чәчәкләр салдылар. Соңыннан актлар залында бик матур җылы әңгәмә студентлар әзерләгән концерт белән дәвам итте. Бөтендөнья татар конгрессы сайты презентациясе күрсәтелде, "Халкым минем" газетасына күзәтү ясалды.

    Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ринат Зиннур улы Закиров исеменнән студентларны сәламләп, болай диде:

    -Безнең монда килүебез очраклы гына түгел. Бөтендөнья татар конгрессы педагогия көллиятләрен үз канаты астына, шефлыкка алырга тели. Узган елда Арча педагогия көллиятен үз шефлыгыбызга алдык. Конгрессның күптән түгел булып узган V съездында милли мәгариф һәм фән комиссиясе эшләп килде. Аның рәисе - Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. ТР Министрлар кабинетында карар әзерләнеп килә, аның нигезендә Минзәлә педагоия көллияте милли кадрлар әзерләү үзәге булачак.

    Бу хәбәр көчле алкышларга күмелде. Алга таба чыгыш ясаучы милли мохитны, милли үзаңны сакларга тиешлегебез турында сөйләде, студентлар чыгышлары белән соклануын яшермәде. "Милләтнең тел белән бәйле сакланышы мәктәптә булачак, - диде ул. - Кунакка буш кул белән килмиләр", - дип, Миңнегөл Абдрахмановнага бүләк тапшырды мөхтәрәм кунагыбыз.

    "Татарларны җыеп торучы учак" диде Конгресс турында Гөлүсә Низаметдинова. - Телебезне саклыйк, без татар дип горурланып яшик",- дип тәмамлады ул чыгышын. Тантана Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхи җырларына уралып барды.

    Семинар ахырында көллият директоры Миңнегөл Абдрахмановна эшкә йомгак ясады һәм иҗтимагый тормышның барлык субъектларын - гаиләнең, белем бирү оешмаларының, матбугатның һәм башка гаммәви чараларның эшен берләштерү зарурлыгы, милли мәгариф чикләрен киңәйтү, милли кадрларны үстерү, мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында дөнья стандартларына җавап бирерлек дәрәҗәдә татар телендә чын мәгънәсендә белем һәм тәрбия бирүнең мөмкин булган шартлар булдыру турында карар кабул ителде.

    Көллият белән саубуллашып чыккач, кунаклар картлар һәм инвалидлар йортына юнәлде. Аның директоры Илсөя Хәбибуллина җирлегебездә Конгресс бүлекчәсен җитәкләүче булып тора. Данис Шакиров белән алдагы эш планнарын карап чыктылар, яңа проектларга тукталдылар.

    Милләтебезнең мәдәният өлкәсендә яулаган казанышларын, ирешкән уңышларын тоеп, милли үзаңны күтәреп, татар мәдәнияты буенча белемнәрен тагын да арттыру максатыннан уздырылган бу чараны оештыручылар максатларына ирештеләр, кунаклар да моны тоеп киттеләр.

    Кыскача белешмә. БТК каршында мәдәниятебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләрне саклаучы "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы булдырылган. Аның җитәкчесе моңа кадәр ТР Мәдәният министры урынбасары булып эшләгән Кадрия Идрисова. Тиздән бу оешма безнең районга да киләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: