Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тауасты Байлар авылы пенсионерлары күңелсезләнеп ятмыйлар

Кем ничек картлыгын каршылыйдыр, ә менә күңелсезләнми торган Тауасты Байлар авылы пенсионерларының буш вакытларын ничек оста оештыруларына шаккатарлык. Күп кенә авылның өлкән кешеләре мәдәният йортында эшләүче түгәрәкләргә йөрергә ашкынып тора. Әгәр дә өйдә тыныч кына яраткан шөгылеңне эшләп утырсаң, ул вакытта искиткеч эшләнмәләреңне кем күрсен? Тау асты Байлар авыл клубында...

Кем ничек картлыгын каршылыйдыр, ә менә күңелсезләнми торган Тауасты Байлар авылы пенсионерларының буш вакытларын ничек оста оештыруларына шаккатарлык.

Күп кенә авылның өлкән кешеләре мәдәният йортында эшләүче түгәрәкләргә йөрергә ашкынып тора. Әгәр дә өйдә тыныч кына яраткан шөгылеңне эшләп утырсаң, ул вакытта искиткеч эшләнмәләреңне кем күрсен? Тау асты Байлар авыл клубында менә 8 ел инде "Оста куллар" уртак кызыксыну клубы эшли, аның белән Мөслимә Гайниева җитәкчелек итә һәм ул аңа 30 ел гомерен багышлаган. 50 яшьтән алып 68 яшькә кадәр 15 хатын-кыз бирегә төрле төстәге җепләр, инәләр, крючоклар алып киләләр. Бу аралашыр өчен матур алым (аеруча ялгызлар өчен) һәм авыл турында яңа хәбәрләр ишетү һәм яңа күнекмәләр аласың. Апалы-сеңелле Гөлшат Гыйльфанова һәм Гөлсинә Хәйруллина клубның иң актив әгъзалары булып торалар. Апасы Гөлшат бәйләсә, сеңлесе Гөлсинә оста чигүе белән дан тота. Аеруча аның алъяпкычлары матур. Сүз уңаенда, Гөлсинә Гайнулловна (рәсемдә) "Ядкәр" фольклор коллективы өчен 15 алъяпкыч чигеп бирде, алар район сәхнәсендә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Ләйсирә Ханова (икенче рәсемдә) кулында гади генә крючок та тылсымлыга әйләнә, береткалардан алып шәлләр, кофталарга, ашъяулыкларга кадәр бәйли. Ә менә Вера Әхмәтҗанова крючок һәм инәләр белән итәкләр, мунчалалар һәм бар авылны сокландырып келәмнәр бәйли (берсе үзенең өендә дә эленеп тора). Аның өендә кыш көне "Кич утыру" дигән бәйрәм чарасы уздырылды. Мөслимә Гайниева һәм аның сеңлесе Илсөяр Билалова оригами ысулы белән эшләнмәләр эшлиләр. Гади ак кәгазьдән эшләнгән аккошларга һәм төсле атлас ленталардан эшләнмәләргә карап ничек сокланмыйсың! Алда санап кителгәннәргә өстәп безнең әбиләр үсеп килүче яшь буын өчен милли традицияләрне сакларга булышалар

Рәсемдә: Гөлсинә Зәйруллина белән Вера Әхмәтҗанова да буш вакытларында тегәргә, чигәргә яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X