Минзәлә
  • Рус Тат
  • Төбәгемә - 1000 ел

    Минзәлә районы картасына игътибар белән карасак (Тукай районына күчкән авылларны да кертеп), кайбер авылларның исемнәрен бераз чистартып, башлангыч рәвешкә китерсәк, алты ай җисеменә төгәлләнгән авыл күрәбез һәм бу авыллар (Дусай Кичү авылыннан башкалары) тулган ай рәвешенә урнашканнар. Авыл белән авыл арасы түгәрәк буенча 5-6 чакрым, ә диагональ буенча 12-15 чакрым...

    Минзәлә районы картасына игътибар белән карасак (Тукай районына күчкән авылларны да кертеп), кайбер авылларның исемнәрен бераз чистартып, башлангыч рәвешкә китерсәк, алты ай җисеменә төгәлләнгән авыл күрәбез һәм бу авыллар (Дусай Кичү авылыннан башкалары) тулган ай рәвешенә урнашканнар.

    Авыл белән авыл арасы түгәрәк буенча 5-6 чакрым, ә диагональ буенча 12-15 чакрым урман аркылы. Бәла-каза килгән очракта, ат белән барлык авылларны урап чыгарга була. Шунысын искәртеп узасым килә, бу "муенса"да җиденче авыл җитми, нәкъ минем туган авылым - Түбән Тау Кирмән (Тәкермән) авылы. Язмамны ахырына кадәр укып чыгарга түземлегегез җитсә, фаразлап чыгармын:

    1. Сәмәкәй - Җәмәгать ае булырга тиеш.

    2. Балтаево - Балта ай - элекке татар авылы.

    3. Усай - Уйсу ай, ягъни бөгелгән ай.

    4. Дусай Кичү - дус ай - Иван Грозный фәрманы нигезендә күчерелгән булырга тиеш, элекке нигезе Яңа Александровка (Кәркин) урынында яки төньяккарак китеп (Тулбай ягына) Изгеләр чишмәсе тирәсендә булырга тиеш.

    5. Тулбай - тулы ай.

    6. Күзкәй - күскай - кыска ай.

    7. Солтанай - солтан ай - хәзерге Тәкермән.

    Авыл исемнәрен үзгәр-теп язмаска дигән фәр-манның бүгенге көнгә кадәр чыкканы юк әле. Бу хәл икенче телгә (рус теленә дип укы) тәрҗемә иткәндә еш күзәтелә. Бер генә мисал китерәм:

    "Башкортостан АССР тарихы буенча материаллар" китабының III том, 456-457 битләрдәге 529 нчы документта бер үк биттә Тәкермән авылы ике урында телгә алына: берсендә Подгорный Ты-гармень, ә икенчесендә деревня Тякырмень дип искә алына. Тик берсе дә дөрес түгел, чынбарлыкта "Тау Кирмән".

    Авылымның исеменә җисеме булып тау битендә тау кирмәне (крепость) урыны ярылып ята, дөрес, ярты кирмән урынын гасырлар эро- зиясе юкка чыгарган (V гасырга якын), яртысы исән. Кирмәннең капка урыннарын да чамаларга була, ике капка: берсе тау өстендә, икенчесе - аста, кирмән ике урдан тора. Уртада балчык өеме, таш юк, койма имән баганаларны утыртып ясалган булырга тиеш. Капкадан капкага 120-130 адым, аркылысы - 100 адым. Кирмәнне Явыз Иван тарафыннан татар башына куелган Шаһ Гали төзеткән һәм эзен калдырган, кирмәннән көнбатышка таба 500-600 м, төньякка таба сузылучы чокыр "Шагалы" исемен йөртә һәм шул чокырдан Казан юнәлешенә таба сузылган урам "Хан киткән урам" дип атала, ә бу соңгы ханга кадәр дә бу урында авыл булганга ишарәли.

    Шаһ Гали рус дружинасы озатуында йөргән, шуңа-дыр инде, чокыры да шул телдә. Кирмәннән ерак түгел урнашкан урманчык "руша", ягъни "роща", ә аның бер таучыгы "Кәтәли сырты" дип атала.

    Ике халык бер авылга сыешмаган һәм авылым халкын бер чакрым көньяккарак сөргәннәр, хәзер ул чокыр "Солтанай чокыры" дип атала. Чокырдан ерак түгел "Чирмеш зираты" урыны бар. Каберләрнең урнашу тәртибе мөселманча - кояш чыгышыннан кояш баешына таба.

    Авылым халкын ерак җибәрмәүнең ике сәбәбе бар: кирмән төзелешендә куллану һәм шаһны гаскәре белән туйдырып тору (ясак түләү һәм башка хезмәтләр).

    Явыз Иванның беренче фәрманы "арба тәгәрмә-ченнән узган ир-атларны кылыч аркылы үткәрергә" дигәне (үз баласын үз кулы белән үтергән кешедән яхшылык көтеп булмый).

    Җан саклау максатында халык кача башлый. Төп юнәлеш - Мамадыш аркылы башкорт ягына була, ә бу баскыннар өчен начар.

    Шаһ Галигә миграцияне туктату бурычы куела, ул Казаннан бер көнлек юлда Урта Кирмән авылын (Мамадыш районы) төзетә. Бу аңа төн кунып, икенче көнне юлын дәвам итү өчен кирәк була. Икенче Кирмән Урта Кирмәннән бер көнлек юлда. Элекке Солтан Ай авылын туздырып, икенче төрле әйткәндә читкәрәк сөреп, Тау Кирмәне төзетә. Бу Кирмән Шаһка штаб ролен үтәгән булырга тиеш. Ә күчүне чикләү өчен хәзерге көндә Пугачев валы дип аталган валны кан-яшь аркылы төзетә.

    Е.Пугачевка килгәндә, аның бу валга бер катнашы да юк, чөнки ул 1774 нче елның җәендә Чулманны кичеп, Минзәлә, Сарапул, Зәй шәһәрләрен җиңел генә кулга төшерә. Бу вал бер үк вакытта татар-башкорт чиген билгеләгән булырга тиеш, чөнки Актаныш районында урыс авыл-лары юк (Сөн елгасы буендагы Михайловка авылын исәпләмәгәндә).

    Шаһ Гали йөргән җирендә эз калдырырга яраткан: Мамадыш районында - Шагалы авылы, Питрәч районында - Яңа Шигали һәм Иске Шигалей авыллары аның исеменә ишарәли.

    1553 нче елдан авылым Тау Кирмән исемен йөртә башлый. Ниндидер сәбәпләр аркасында руслар китә һәм Сол-танай чокырыннан авыл-дашларым - борын-гы бабаларым кире кайталар, ә алар урынын марилар били. Мулла бабайларым үлгәннәр рухына дога кылганда, өч зират әрвахларына дога кылганнар һәм кылалар, ә өченче зиратым алда язылганча, өч авыл - ике Тәкермән һәм Хуҗәмәт басулары кисешкән урында.

    Милади ел белән 920 нче елны Болгар дәүләте ислам динен кабул итә, ә аңа кадәр мәҗүсилек булган. Айга, кояшка, агачларга (мари халкында хәзерге көнгәчә сакланган) һәм башка җисемнәргә табынганнар. Бәлки җидегән авылла-рым акыллы аксакаллар кулы астында берсен-берсе яклап, саклап 920 нче елга кадәр яшәгәннәрдер, хәзерге көндә дә "муенса"м уртасында яшел хәтфә булып урман җәелгән. Һәр авылымның чишмә-ләре, инешләре бакча башыннан ага, ә җире ипигә ягып ашарлык. Авыл белән авыл ара-сында туганлык җепләре өзелмәгән.

    Авылларымның шушы рәвештә урнашуы аларны чукындырудан һәм башка афәтләрдән саклагандыр.

    (Дәвамы бар.)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: