Минзәлә
  • Рус Тат
  • Технологияне үтәргә

    "Николаевка" товарлыклы-сөтчелек фермасында "Мензелинские зори" агрофирмасына караган хуҗалыкларның семинары булып узды.

    Әлеге семинарга килгән­че без Рус Каран авы­лындагы фермадагы та­наларны карадык. Монда 214 баш тана асрала. Се­нажның сыйфаты яхшы түгел, ниндидер ис килә. Бу сенаж люцернадан салынган, аны базга җил­ләтеп салырга оныткан­нар бугай. Печәннең дә сыйфаты бик әйбәт түгел, ул да күгәргән, мондый печәнне биргәнче бу тер­лекләргә салам ашатуың хәерлерәк.

    Николаевка фермасын­да 630 баш савым сые­ры исәпләнә. Бер сыерга исәпләгәндә 6 кг сөт са­выла, шуның 3500 кило­граммы Алабуга сөт ком­бинатына озатыла. Хуҗа­лыкның фермасында 65 тана бар, алар каплатыл­ган, тагы 150 баш тананы яз көне каплатырга уй­лыйлар. Таналар янында ике үгез йөри. Хуҗалык­та район белгечләренең киңәшенә колак салырга, аны истә тотарга кирәк, ә технологияне дә төгәл үтәү зарури. Сыерлар торагында кайсы сыер­ның каплатылганын бе­леп булмый. Терлекләр алдында силос, сенаж җитәрлек. Һәр сыерга 4,5 кг катнаш азык бирелә. Монда азыкны "Делаваль" азык җайланмасы аркылы бутап, тураклар бирәләр. Ферманы карап йөргән­дә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ю.Исламов вакуумнарның краны юк­лыгына да игътибар итте. Бозаулар торагында 2-3 айлык 58 баш бозау тәр­бияләнә, аларга яхшы шартлар тудырылган, бо­зауларның колакларында биркалары (кайчан туган­ны исәпләп баручы тамга) юк. Яшь бозауларны үлчи торган үлчәгеч тә эшлә­ми. Бөтен исәп конторада исәпләнелә, ә экономия фермада эшләнә. Фер­мада маллар, ягъни сы­ерлар пычрак, Юрий Ис­ламов сыерларны махсус кәтмән ясап, чистартырга кирәклегенә басым яса­ды. Гомумән хуҗалыкта җитешсезлекләр бар, аларны тиз арада бетере­ргә кирәк.

    Семинарның практик өле­ше беткәч анда катна­шучылар клубка җыелып экономик күрсәткечләрне анализладылар. Агро­фирма хуҗалыкларының җитәкчеләренә, бел­гечләренә 1 ц сөт, 1 ц ит җитештерү өчен күпме азык берәмлеге, күпме чыгым китүе турында от­чет бирергә туры килде. "Николаевское" хуҗа­лыгында 1 ц сөт җите­штерү өчен 2,5 тапкыр азык күбрәк тотыла. Хуҗа­лык узган елны һәр сыер­дан 2700 кг нан күбрәк сөт сауган, быел терлекләргә 2 мәртәбәдән күбрәк азык ашаталар, ә сөт һаман шул былтыргы дәрәҗәдә. Хуҗалыкта ит җитештерү буенча да шул ук хәл. Ит, сөт җитештерүнең үзкый­ммәте югары булгач, хез­мәт хакы буенча да "Ни­колаевское", "Калинин" хуҗалыкларында эшләр шәптән түгел. Агрофир­мада 1 ц сөтне 12 сумга җиткерәләр, хөкүмәткә 12 сум 44 тиеннән саталар, 44 тиен генә файда кала, шуңа акча юк, дип ассы­зыклады район башлыгы Рәсим Садыков. Терлек азыгы әзерләгәндә төгәл учет юк, арттырып яза­быз, шуңа продукциянең үзкыйммәте югары була. Әлеге мәсьәлә буенча җаваплылыкны хуҗалык җитәкчеләре үз өсләренә алсыннар. Моның өчен урында нормаль җитәк­че кирәк, исәп-хисап эшләрен дөрес итеп алып бару зарури. Агрофирма буенча 1 февральгә 150 баш мөгезле эре терлек кимегән, бу мәсьәлә буен­ча да җитәкчеләрне утлы табага бастырды район башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: