Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Теләк һәм мөмкинлек бердәмлеге

Район башлыгы Рәсим Садыков авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы очрашуын Иркәнәш авылындагы чишмә янында үткәрде.

Үз теләге белән һәм мөмкинлекләр та­бып чишмә тирәсен төзекләндергәне өчен Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрә- фетдиновка рәхмәт әйтте район башлыгы. Һәр авыл җирлегендә халык рәхмәт әйтеп кул­лана торган урыннар булдыру өчен иң мөһиме - теләк кирәклегенә та­гын бер кат басым ясады Рәсим Садыков. Баш­лап йөрүчеләрнең яки башлыкның теләге булса, авылда яшәүчеләрне дә күндереп була, акчалы кешеләрне дә үгетләргә мөмкин, бюджеттан да ярдәм итү мөмкинлеге эзли башлыйсың...

Юл буйларын чүп үләннәреннән чистарту турында сүз чыккач, бу мәшәкатьле эштә урман­чыларны, инвесторлар­ны һәм юлчыларны кат­наштыру проблемасы да күтәрелде.

Бу эштә техника кул­лануны арттыру мак­сатыннан республика җитәкчелегеннән трактор һәм чапкыч сораячакла­ры да әйтелде.

Хезмәт кешесе кайда гына эшләсә дә, тормыш- көнкүреш проблемала­ры белән күп очракта власть янына киләчәк. Шуңа район җирлеге территориясендә булган һәм хуҗалык итүче субъ­ект торак-пунктларының социаль йөзен яхшыр­туда актив катнашыр­га бурычлы. Хезмәт кешесенең, югары квали­фикацияле кадрларның дәрәҗәсе арта бара.

Авыл җирлекләре баш­лыклары Татар Мөшегесе мәктәп яны территориясе белән дә таныштылар. Әлеге коллективның ты­рышлыгы белән биредә чәчәкләр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең киң ассортименты үстерелә.

Бу көнне ярты еллык эшләргә йомгак та ясал­ды. Район башлыгы урын­басары Фәис Вагыйзов авыл җирлекләре баш­лыкларына товар алырга сертификатлар тапшыр­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X