Минзәлә
  • Рус Тат
  • Тик яткан таш мүкләнә

    Тормышыбыз бер урында гына тормый, телибезме-теләмибезме, әмма техник прогресс шулкадәр ашкынып үсә ки, безгә башка мәгълүмати киңлекләрне дә үзләштерергә туры килә.

    Шуларның берсе - Интернет. Менә өченче ел инде газетабыз битләрендә басылган мәкаләләрне урнаштыра торган үз сайтыбыз эшләп килә. Әмма сайтка газета битләрендә урын алмаган мәкаләләр дә куела. Кайбер мәкаләләрне, аеруча яңалыкларны, без теләсә кайчан, оператив төстә сайтка куярга тырышабыз (газета атнага ике тапкыр гына чыга бит).
    Газетабызны даими укып баручылар игътибар ит-кәндер инде, укылган мәкаләләргә карата фикер алышу, тәкъдимнәр кертү, комментарий калдыруларын сорап, без кайбер мәкаләләр астына интернеттагы сайтыбыз адресы белән искәрмә бирәбез. Шунысы игътибарга лаек (кайберәүләр өчен бу мөһимдер дә әле), уңай яки тискәре, хәтта кайчак бик усал комментарийларыгызны калдырып, сез билгесез кеше булып кала бирәсез. Әмма сез хәбәр иткән теге яисә бу факт ачыктан-ачык кабахәтлек кылуга этәргеч бирмәсен иде, хәер, без газета укучыларыбыз мондый түбәнлеккә төшмәсләр, бары тик дөрес мәгълүмат кенә бирерләр дигән фикердә.
    Баштарак комментарийлар аз булса, декабрь-гыйнвар айларында укучыларыбыз активлашып китте. Кайсы мәкаләләр уңаеннан фикерләрен белдерәләр соң алар, аларны нәрсә дулкынланырга мәҗбүр иткән, комментарийлар нинди? Районыбыз авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләгәч, бу тема газетабызда төп урын алып тора. Һәм, әлбәттә, алар комментарийларсыз калмый. Түбәндә аларның кайберләреннән өзекләр китерәбез.
    "Үзгәрергә вакыт" мәка-ләсенә карата: "Автор белән бөтенләй килешмим. Җитәкче зоотехник белән берлектә хуҗалыктагы тирес чыгару транспортерлары эшен, азык сыйфатын, көн тәртибен, нәсел эшен бергәләп контрольдә тотарга, терлекләрнең баш санын исәпкә алырга, ветеринарга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Эшләүче халык алар биргән эшне башкарырга тиеш һәм шуның белән бетте! Гади колхозчыдан хуҗалык белән идарә итүне көтү һич югында ахмаклык".
    "Үгезләр юк, сөт аз" мәкаләсенә: "Савым сыеры өчен 2,8 кг фураж - күз яше кадәр генә, 2,97 литр сөтне яхшы кәҗә дә бирә бит. Бу кадәр терлекне дистрофиягә җиткереп, вакытыннан алда савым көтүеннән чыгарганчы, баш санын ике тапкыр киметеп, калганнарын ныклап концентратлар белән ашатып, шулкадәр үк сөт савып була... Нәсел эше районда бөтенләй алып барылмый. Мисал өчен, "Красный Восток-Агро" көненә бер баш сыердан 60 литр сөт сава, Ә АКШта исә - 90 литрга кадәр, без һич югы 10-15 литрны тарта алсак иде. 1) Район җитәкчелегенә инвестор булырга кирәк (төрле авыл хуҗалыгы программалары буенча акчаларны республика бирер) һәм начар колхозларны (соңрак хосусыйлыкка күчерү шарты белән) үзләренә алырга; 2) авыл хуҗалыгы техникумы студентлар белән тәэмин итсен, ә хуҗалыкларны укытучылар тикшерсен; 3) авыл хуҗалыгы идарәсе җитештерү менеджеры, логист һ.б.лар булсын; 4) акча "кисүче" сыер савучыларга һәм комбайнерларга гына түгел, продукция җитештерүче терлек караучыларга, механизаторларга да лаеклы хезмәт хакы түләнсен (КамАЗда эшче халкы инженердан күбрәк акча ала!)"
    "Мактау тактасы"на: "Авыл хуҗалыгы күрсәткечлә-рен центнерларда, аршин, фунт, чакрымнарда исәпләргә, без бит революциягә кадәрге чорда яшәмибез... Беләсе-гез килсә, бу элеккеге идарәчеләр ашлыкны һәм сөтне центнерларда үлчәүдән һаман да килограммнарга, литрларга күчә алмыйлар, чөнки болай арттырып язарга һәм урлашырга җиңел..."
    "Сыерлар юк - сөт юк" мәкаләсенә карата: " Терлек авырулары буенча еллык газета мониторингында ветеринария инспекциясе Африка чумасыннан тыш (республикада булмаган килеш) районда булган бер генә чирне дә күрми, дөресрәге, күрергә дә теләми. Кая яраткан күчмә кошларыбызга - кыр казларына зыян китерүче кош гриппы (әллә бу актуаль түгелме, аларның юкка чыгуына да китермиме?), йомырка сальмонеллезы, орнитоз, сыерларда котыру авыруы? Мөгезле эре һәм кече терлекләргә зыян салучы яңа (2012 нче елның февраленнән) Шмаленберг авыруы, шул ук мөгезле эре тер-лекләрдәге Азия чәчәк авыруы, райондагы савым сыерларында һәм сөттәге лейкоз (канда яман шеш авыруы), некробактериоз, туберкулез очраклары, шул ук чума һәм башка авырулар хакында бер тапкыр да язылмады".
    Мәкаләләребез менә шундый тәэсирләр калдырган. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әгәр дә биредә бәян ителгәннәр сездә нинди дә булса фикерләр, каршылыклар яки өстәмәләр тудыра калса, әйтер сүзләрегез булса, безнең сайт һәрчак ачык. Языгыз, фикерләрегезне белдерегез. Бәлки шул рәвешле нинди дә булса проблемаларны хәл итү, яисә алары чишү өчен компетенцияле затларның игътибарын җәлеп итү мөмкин булыр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: