Минзәлә
  • Рус Тат
  • Укучылар аш, салат, боткаларны яратмыйлар

    Укучыларның ничек һәм нәрсә белән туклануларын үз күзебез белән күрергә теләп, без районның җәмәгать советы рәисе Илдус Гыймаев белән берлектә, мәктәп ашханәләренә юл тоттык. Игътибарга алынган беренче объект - 1 нче мәктәп булды. Дәрестән чыгарга ярты сәгать кала мәктәпкә килеп кергәч, иң беренче эш итеп кайнар аш белән ничә кеше...

    Укучыларның ничек һәм нәрсә белән туклануларын үз күзебез белән күрергә теләп, без районның җәмәгать советы рәисе Илдус Гыймаев белән берлектә, мәктәп ашханәләренә юл тоттык. Игътибарга алынган беренче объект - 1 нче мәктәп булды.

    Дәрестән чыгарга ярты сәгать кала мәктәпкә килеп кергәч, иң беренче эш итеп кайнар аш белән ничә кеше туклануын белештек. Өлкән пешекче Венера Халдеева: "Бүгенге көндә ашханәдә 594 бала туклана, шуларның 22се - азкеремле гаилә балалары - бушлай ашыйлар, тагын озынайтылган көн группасына йөрүче 19 балага да ашау әзерлибез. Укучылар камыр ризыкларын, җиләк-җимешләрне теләп ашыйлар. Гомумән алганда, үсүче организмга кирәк булган витаминнарны балалар ризык аша алалар дип әйтергә була. Атнага ике тапкыр җиләк-җимеш һәм яшелчәләр бирәбез. Мисал өчен, бүген без балаларга мандарин бирәбез, аның авырлыгы якынча 120 грамм, ә бананныкы - 250 грамм тирәсе." - дип аңлатты.

    Меню 12 көнгә төзелә. Ашханәне продукция белән бер генә оешма тәэмин итә. Бу көн менюсында сөттә пешкән дөге боткасы, эремчек пәрәмәче, мандарин һәм компот иде. Дәрестән чыгарга кыңгырау шалтырауга ачыккан балалар ашханәгә ашыктылар.

    - Ашханәдә өйдәге кебек үк ашатмасалар да, миңа монда туклану ошый. Көч туплап алыр өчен начар түгел, - дип фикерләре белән уртаклашты 6 сыйныф укучысы Милена Юдина.

    Шулай да, балалар ботка ашарга атлыгып тормыйлар. Меню төзегәндә пешекчеләр балалар туклыклы һәм файдалы ризыклар ашарга тиеш дигән принципка нигезләнеп төзиләр. Ләкин без балаларның мондый ризыкларга карата тискәре карашын тойдык. Укучылар күбрәк пицца, сосиска, макарон, тавык итен хуп күрәләр, ә аш, салат, боткаларны яратмыйлар. Ата-аналар һәм пешекчеләр көче белән әзерләнгән ризыклар исраф була. "Боткагызны нигә ашамадыгыз?" - дигән сорауга һәр кеше төрлечә җавап бирә: кемдер өйдә ашаган, кемдер яратмый.

    Сосиска һәм пиццалар артыннан куып, укучылар файдалы боткалардан баш тарталар, кайберләрен хәтта җиләк-җимеш белән дә шаккаттыра алмыйсың. Шуңа карамастан, күбесе күбрәк витаминлы ризыклар ашыйсыбыз килә дип белдерде.

    Бу мәктәптә балаларны салкын ризыклар белән ашаталар дигәнне ата-аналардан берничә тапкыр ишеткәнебез бар. Моңа баш пешекче болай дип аңлатма бирде: "Үзегез күреп торасыз, ботка плитә өстендә утыра, хәтта пары чыга. Бер тәнәфестә без 200 кешене ашатабыз. Дежур торучы балалар дәрес бетәргә 10 минут кала ризыкларны бүлеп өстәлгә тарата башлыйлар, башкача балалар җитешә алмыйлар".

    Туклану буенча җаваплы Илиза Клюшина: "Әгәр дә ата-аналар балаларының ничек туклануын күрәселәре килә икән, алар теләсә-кайсы вакытта мәктәпкә килеп, ризыкны кабып карый алалар" - диде.

    Сан. Пешекчеләр уртача 25 сумга гадәти булмаган әллә-нинди ризыклар пешерә алмыйлар.

    Белгеч фикере. Ата-аналарга дөрес туклануның файдасы турында балаларына аңлатырга кирәк. Ашыйсы килгән әйбер һәрвакыт файдалы була алмый. Биргәнне ашамыйча, балалар көне буе ач йөриләр, нәтиҗәдә, организмнарына зыян китерәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: