Минзәлә
  • Рус Тат
  • Урыс урта мәктәбендә хоккей һәм шорт-трек ярышлары

    Урыс урта мәктәбендә 8 Март бәйрәме алдыннан әниләргә, барлык хатын-кызларга бүләк рәвешендә узган хоккей ярышында 24 яшүсмер катнашырга теләк белдерде. Алар дүрт командага бүленеп ("Ак Барс", "Торпедо", "Фаворит", "Буран") көч сынаштылар. Уен бик дәртле барды, һәркемнең җиңәсе килү теләге көчле иде. Беренче урынны "Торпедо", икенче урынны "Буран", өченче урынны "Фаворит",...

    Урыс урта мәктәбендә 8 Март бәйрәме алдыннан әниләргә, барлык хатын-кызларга бүләк рәвешендә узган хоккей ярышында 24 яшүсмер катнашырга теләк белдерде. Алар дүрт командага бүленеп ("Ак Барс", "Торпедо", "Фаворит", "Буран") көч сынаштылар.

    Уен бик дәртле барды, һәркемнең җиңәсе килү теләге көчле иде. Беренче урынны "Торпедо", икенче урынны "Буран", өченче урынны "Фаворит", дүртенче урынны "Ак Барс" командасы яулады. Һәрбер җингән командага медаль һәм төрле бүләкләр тапшырылды. Беренче урынны алган командага кубок бирелде. Хоккейчылар ял иткән вакытта, кызлар һәм малайлар арасында шорт-трек һәм ату ярышлары узды. Һәрбер кеше үзенең көчен, тырышлыгын, зирәклеген сынады. Беркем дә бүләксез калмады. Хәтта ярышларны оештыручылар да: традициягә кергән мондый бәйрәмнәрне оештыручы физкультура укытучылары Р.Кәшбиевка һәм И.Лотфуллинга инструментлар җыелмасы белән тренажер бүләк ителде.

    Спорт сөючеләрне зур бүләкләр белән сөендергән иганәчеләргә - "Чулман" агрофирмасына һәм Язкәр Биҗановка мәктәп коллективы, ата-аналар исеменнән рәхмәт әйтелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: