Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакытында түләгез

Агымдагы елдан башлап салым түләүчеләр милек салымнарын елга бер тапкыр, әмма 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча түләячәкләр. Салымнарны вакытында түләмәгән очракта, түләнми калган бурычка РФ Үзәк банкының рефинанслау ставкасына тәңгәл китереп, 1гә 300 нисбәтендә пеня исәпләнә. Моннан тыш салым органы әлеге бурычны (РФ Салым кодексының 48 маддәсе) суд аша түләттерү...

Агымдагы елдан башлап салым түләүчеләр милек салымнарын елга бер тапкыр, әмма 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча түләячәкләр.
Салымнарны вакытында түләмәгән очракта, түләнми калган бурычка РФ Үзәк банкының рефинанслау ставкасына тәңгәл китереп, 1гә 300 нисбәтендә пеня исәпләнә. Моннан тыш салым органы әлеге бурычны (РФ Салым кодексының 48 маддәсе) суд аша түләттерү чарасын да кулланырга мөмкин.
Салым буенча бурычлыларга карата суд приказлары салымнарны түләттерү өчен суд приставлары хезмәтенә җибәрелә. Суд приставларының полномочияләре кырыс: бурычлы кешенең милкенә һәм банктагы счетына арест салу, акча средстволарын алу, чит илгә чыгуын вакытлыча чикләү. Суд приставлары аша салым буенча бурычыңны каплаганда суд приставы хезмәтенә башкару җыемы да түләргә туры килә, аның күләме - бурычыңның 7 %ы күләмендә, әмма 500 сумнан да ким түгел. Салымны түләү буенча бурычларыңны капламыйча сузып йөртсәң, эш моның белән генә бетми әле, боларга тагын суд приказы чыгарылгач, суд каравына куелган эш буенча дәүләт пошлинасы түләү мәшәкате дә өстәлә.
Шуңа күрә мондый күңелсез мәшәкатьләр артыннан йөреп вакытыгызны әрәм итмәү хәерлерәк. ТР буенча 9 нчы санлы районара салым хезмәте дә бурычны түләттерү буенча мәҗбүри чаралар куллануга барып җиткәнче, салымнарны үз вакытында түләргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X