Минзәлә
  • Рус Тат
  • Вандаллар тотылды, ә ата-аналары шуларның “әҗерен” түли

    Минзәлә шәһәреннән ерак түгел Урман чишмәсе юлына борылганда күпләрнең игътибарын җәлеп итеп торучы беседка бар. Бакчага баручылар да, чишмәгә йөрүчеләр дә, урманда җиләк, гөмбә җыючылар да ял итеп алсыннар дигән максаттан чыгып үзебезнең Минзәлә урманчылыгы ясатып куйган аны. Биредә яңгырдан ышыкланыр өчен өйчек тә ясап куелган, агачтан өстәл-утыргычлар да бар,...

    Минзәлә шәһәреннән ерак түгел Урман чишмәсе юлына борылганда күпләрнең игътибарын җәлеп итеп торучы беседка бар.

    Бакчага баручылар да, чишмәгә йөрүчеләр дә, урманда җиләк, гөмбә җыючылар да ял итеп алсыннар дигән максаттан чыгып үзебезнең Минзәлә урманчылыгы ясатып куйган аны. Биредә яңгырдан ышыкланыр өчен өйчек тә ясап куелган, агачтан өстәл-утыргычлар да бар, тирә-юне коймалар белән тотылган. Әле бу араларда аның коймаларын матур төсләргә буяп та куйганнар иде. Шунда урнаштырылган "Урманны янгыннан саклыйк" дигән плакат ерактан ук күзгә ташлана. Шушы көннәрдә биредә вандаллар кулы уйнаган: беседкадагы корылмаларны җимереп ташлаганнар. Әмма аларны тиз эләктергәннәр. Мондый адым җәзасыз калмый, әлбәттә. Хәзер шушы яшүсмерләрнең кыланмышлары өчен ата-аналары җәфалана: җимерелгән корылмаларны алар төзәтергә мәҗбүр.

    Безнең белешмә

    "Минзәлә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе үз карамагындагы өч районда урман буйларына ел саен 6, шул исәптән безнең Минзәлә урманчылыгында ике беседка ясатып куя.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: