Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветеранны шатландырдылар

Җиңү көне алдыннан Тауасты Байлар авылында яшәүче сугыш ветераны Мисхәт Гайфуллин олы бүләк алды. "Сагынам сине, Байларым!" китабын чыгару идеясе белән ул чыккан иде, материалларның бер өлешен туплап та бирде. Чыгару өчен матди ягын кайгыр­тучылар Мөслимә Гайниева, Маргарита Гәрәевалар китап бәйрәмгә ветеран кулына килеп керсен өчен барысын да эшләделәр.

Мисхәт ага китапны чыгаруда матди яктан да ярдәм итте. Камил Нәҗмиев, Ильяс Гәрәев, Наил Хәмәт­динов, Илгизәр Гатин, Наил Шәйхетдинов, Хәмит Гыйльфанов, Зөфәр Гайниев, Рамил Гайниев, Сәрия Шакирова шулай ук оештыручыларның үтенечләрен буш итмәделәр.

Билгеле, әзер китапны укыганда хаталар, кермәгән исемнәр, вакыйгалар, фактлар табылыр. Гаепне оештыручылардан эзләп йөрмәскә кирәк. Ә бөтен көчнең өстәмә материаллар туплап (бу эшкә Илдар Гыймазетдинов кереште инде) икенче, тулыланды­рылган китап чыгарырга юнәлтеләчәгенә шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев