Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яхшы бүләк булыр иде

Шуны искәртү урынлы булыр, әлеге ХХ гасырның 1 нче яртысында ясалган ат чәчкече 1990 елларда Дәвек урта мәктәбе (ул вакытта мәктәп директоры Т.М.Миргаязов) төбәкне өйрәнүче укучылар тарафыннан 1991-92 елларда колхоз умарталыкларының берсеннән табып алына. Укытучылар, авыл осталары, укучылар тарафыннан реставрацияләнә, консервацияләнә (ул вакытлардагы мөмкинлекләрдән чыгып). Инде ул эшне башкарган укучы...

Шуны искәртү урынлы булыр, әлеге ХХ гасырның 1 нче яртысында ясалган ат чәчкече 1990 елларда Дәвек урта мәктәбе (ул вакытта мәктәп директоры Т.М.Миргаязов) төбәкне өйрәнүче укучылар тарафыннан 1991-92 елларда колхоз умарталыкларының берсеннән табып алына. Укытучылар, авыл осталары, укучылар тарафыннан реставрацияләнә, консервацияләнә (ул вакытлардагы мөмкинлекләрдән чыгып). Инде ул эшне башкарган укучы яшүсмерләр бүген, мисалга, Алмаз Миргаязов (татар радиосы директоры), Илшат Галиев ("Минзәләлес" директор урынбасары), Фаяз Хизбуллин "Юность" боз сарае директоры урынбасары, башкалары да ир уртасы булып киләләр, ә әлеге игенче һөнәре белән бәйле кыйммәтле экспонат (50 елдан соң мондый техника раритетка әйләнә) һаман да музей чоланнарының берсендә тутыгып ятуын дәвам итә. Соңгы дистә еллардагы кара метал җыючылардан саклау күпмегә төшкәндер, монысын әлеге эшнең җанатарлары үзләре генә белә. Чәчкечнең кайда җитештерелүен, тарихын ачыклау интернет алга киткәч кенә мөмкин булды. Бертуган Эльвортилар (инглизләр) ХIХ гасырда һәм аграр һәм промышленность ягыннан алга киткән Елисафетградта (хәзерге Кировоград, Украина дәүләтенә керә) Россиянең икътисадый укладын исәпкә алып авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү заводы ачалар. Завод элеккеге СССР да машина төзелеше өлкәсендә иң карт завод булып исәпләнгән. Заводта иң кирәкле - сабан, чәчкечләр белән бергә, чапкычлар, молотилкалар, кыс-касы базарда сорау зур булган, хәзерге күзлектән примитив, ул чор Россия өчен заманча техника чыгаралар. Совет чорында завод национализацияләнә, әмма профилен үзгәртми, хәзер дә эшләвен дәвам итә. Завод "Красная Звезда " исеме белән бик озак эшли. 1924-1934 елларда шәһәр Зиновьевск исемен йөртә. Без тасвирларга тырышкан чәчкечкә "З-д Красная Звезда, Зиновьевск дип фирма тамгасы сугылган икән, техникага кимендә 70-80 яшь. Экспонатның зур фәнни тасвирламасы да барКечкенә мәйдан биләгән музейларда әлеге экспонатларга урын юк билгеле. Монысын Минзәлә районы исеменнән Болгардагы икмәк музеена тапшыру кирәктер. Хәер элеге музей - тыюлыкның фәнни хезмәткәрләре экспонат белән кызыксынуын яшермәделәр. -Зинһар безгә җибәрегез бездә күбрәк халык күрәчәк бит, Минзәләнең дә тарихи әйберләрнең кадерен белүче төбәк буларак дәрәҗәсе артыр, диде алар телефон аша. Билгеле, белгечләрне һәм хәзерге технологияләрне җәлеп итеп тагын бер реставрация кирәктер. Бу экспонатны саклаган Урыс урта мәктәбе эзтабарларына (Дәвек урта мәктәбе 2005 елда, оптимизация чорында Урыс урта мәктәбенә кушылды) рәхмәт белән генә чикләнү аз булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев