Минзәлә
  • Рус Тат
  • Якташларыбыз белән горурланабыз

    Районыбыздагы иң зур авылларның берсе булган безнең Хуҗәмәт авылының мактаулы кешеләре күп. Шуларның берсе - авылыбыз тарихында матур эз калдырган Нәгыймә апа Минһаҗева. Укытучы, уйлап табучы, менә дигән балалар тәрбияләп үстергән әни дә ул.

    Әлеге язмам 1941 елны Алабуга пединститутын тәмамлап, Хуҗәмәткә югары белемле яшь укытучы булып кайткач үсеп килүче яшь буынны белемле итү, халык арасында наданлыкны бетерү өстендә армый-талмый эшләгән Нәгыймә Минһаҗева һәм аның уллары, оныклары турында.

    Нәгыймә апаның армиягә озаткан егете - Хуҗәмәттә оешкан ятим балалар йорты директоры Ильяс Вәлиев Бөек Ватан сугышы вакытында Ладога күле аша чолганышта калган Ленинград халкына продукция ташый. Бомба шартлаулары төнге тынлыкны бозып, су өстендә воронка ясап торса да, совет сугышчысында ватанпәрварлык рухы көчле була. Ильяс түшен орден-медальләр белән тутырып 1946 елда сугыштан кайта.

    Ильяс белән Нәгыймә матур гаилә коралар, менә дигән итеп агачтан яңа йорт салалар, тату гаиләдә бер-бер артлы балалар туа.

    Химия-биология фәннәрен укытучы Нәгыймә колхоз соравы буенча тәҗрибә участогында ТУР препараты белән "Харьков 46" язгы бодае өстендә сынаулар үткәрә. Аны ул укучылар белән бергәләп алып бара, тәҗрибәсе уңышлы чыга.

    Хуҗәмәтнең укытучы гаиләсендә туган балалар Россиянең төрле өлкәләрендә хезмәт куялар. Аларның беренче балалары Таһир хакында аерым язып үтәсе килә. Хуҗәмәт урта мәктәбен медаль белән тәмамлап Алабуга пединститутының физика-математика факультетын тәмамлый. Укыганда Казанда үткәрелгән олимпиадаларның берсендә Томсктан килгән бик чибәр Рәйсә исемле кыз белән таныша. Таһир да Томскийга китә. Анда Томск дәүләт университетында прикладной математика факультетын тәмамлый, кандидатлык диссертациясен яклый. Әнисе кебек университетта укыта Хатыны Рәйсә белән өч баһадир егет тәрбияләп үстерәләр. Рәйсә дә югары белемле математик. Мин Рәйсәне себер татары дип йөргән идем, ә ул Казан татары булып чыкты. Язмыш җилләре аны еракларга алып киткән.

    Нәгыймә апа биргән төпле белем балалары аша оныкларында дәвам итә: Таһир белән Рәйсәнең өч малае да фәннәр кандидатлары. Олысы Рөстәм Вәлиев - техник фәннәр кандидаты, Томск шәһәрендә энергетика системасында зур җитәкче булып эшли. Уртанчысы, 33 яшьлек Марат Вәлиев - юридик фәннәр кандидаты, доцент, Томск дәүләт университетының юридик факультетында укыта. Ә иң кечесе, 25 яшьлек Ренат Вәлиев - Ломоносов исемендәге МГУны тәмамлаган икътисадчы, чит илләрдә укып десертация яклап, Россиянең Үзәк банкында эшли. Шулай итеп, бер гаиләдән - дүрт фәннәр кандидаты дигән сүз.

    Кызганычка каршы, Нәгыймә апа да, Ильяс абый да мәрхүмнәр инде. Авылыбыздагы алар салган өйдә кышкы чорда тәрәзәләрдә ут булмаса да, җәйгелеккә чыккач балалары, оныклары шушы өйгә җыелалар. Таһир туган нигезен күз карасыдай саклый: узган ел капка-коймаларын ныклы металлдан эшләтте, быел өйнең түбәсен яңартты.

    Әйтәсе килгәнем шул, Нәгыймә апа кебек бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, авыл тарихында эз калдырган шәхесләрне, аларның хезмәтен хәтеребездән җуеп ташларга безнең хакыбыз юк. Безнең горурлыгыбыз бит алар!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: