Минзәлә
  • Рус Тат
  • Янгыннарны кисәтү максатыннан Минзәләдә «Торак-2014» дигән профилактик операция игълан ителде

    Янгынга һәм янгын нәтиҗәсендә һәлак булучыларга бәйле халәтне тотрыкландыру буенча комплекслы профилактик чаралар үткәрү Минзәлә районында янгыннар санын киметергә ярдәм итте: узган ел 35 янгын булды, аннан алдагы елда - 44. Янгыннарда бер кеше вафат булды, ике кеше травма алды. Әмма агымдагы елның ике аенда узган ел белән чагыштырганда янгынарның...

    Янгынга һәм янгын нәтиҗәсендә һәлак булучыларга бәйле халәтне тотрыкландыру буенча комплекслы профилактик чаралар үткәрү Минзәлә районында янгыннар санын киметергә ярдәм итте: узган ел 35 янгын булды, аннан алдагы елда - 44.

    Янгыннарда бер кеше вафат булды, ике кеше травма алды. Әмма агымдагы елның ике аенда узган ел белән чагыштырганда янгынарның саны артуы күзәтелә: узган ел ике очрак теркәлсә, быел ул икегә күбрәк. Янгында бер кеше травма алды.

    Узган ел республикада 3424 янгын булуы теркәлгән, шуларның 1959ы шәһәрләрдә һәм шәһәр тибындагы поселокларда, 1465е авыл җирлекләрендә. Янгыннарда барлыгы 212 кеше һәлак булган, 256 кеше травмалар алган. 31 янгын вакытында ике, хәтта аннан да күбрәк кеше, дүртесендә берьюлы берничә баланың һәлак булуы теркәлгән. Янгыннарның 45е балаларның ут белән уйнавы белән бәйле, шуның нәтиҗәсендә 12 бала һәлак булган, 23е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Һәлак булган балаларның тугызы - 7 яшькә кадәрге.

    Янгыннар нәтиҗәсендә килгән зыян күләме 190 миллион сум тәшкил итә.

    Янгыннарны кисәтү максатыннан республикада, шул исәптән Минзәлә районында «Торак-2014» дигән профилактик операция игълан ителде. Әлеге операция вакытында күпбалалы гаиләләрнең, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләрнең, социаль яктан уңышсыз саналган гаиләләрнең, сәлаәмт булмаган яшәү рәвеше алып баручыларның, шулай ук тору урыны булмаган кешеләрнең яшәү урыннарына игътибар ителәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: