Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь галимнәр шикелле

Һәрбер бала - кечкенә тикшеренүче-эзләнүче кебек ул, әйләнә-тирәдәге һәр нәрсәгә кызыксынып, гаҗәпсенеп карый.

Экологик белем бирү - интеллектуаль-иҗадый, эмоциональ-эстетик, физик үсешкә ирешүдә иң нәтиҗәле шартларның берсе. Балалар алар яшь галимнәр шикелле, төрле үсемлекләрне өйрәнәләр. Балачакта туган як табигатеннән алынган тәэсирләр гомер буена истә кала һәм еш кына кешенең табигатькә булган мөнәсәбәтенә тәэсир итәләр.

Экологик белем бирү системасын уңышлы тормышка ашыруда иң мөһим шартларның берсе - предмет-танып белү мохитен булдыру. Балалар төп экологик белемне күргәзмә ысуллар ярдәмендә алалар. Шушы максаттан чыгып группаларда экологик лабораторияләр - тәрәзә төпләрендә бакчачыклар булдырылды. Аларда нәниләр тәҗрибәләр үткәреп, күзәтүләр алып баралар. Боларның барысы да "Безнең күзәтүләр"дигән махсус журналда теркәлеп бара. Аларга төрле экспериментлар да кызыклы, моның өчен стакан, торбалар, лупалар, үлчәүләр, ком сәгатьләре, туфрак белән тартмалар, үсемлекләр һ.б. материаллар бар. Һәр группада ком һәм су зонасы булдырылган. Бинаның икенче катында тере почмак бар, балалар анда бик теләп йөри.

Балалар бакчасының территориясе яшеллеккә төренгән: монда агачлар-куаклар да, берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр дә бар. Саф һавада участокларда уйнаганда, экологик сукмаклар буенча экскурсияләр һәм күзәтүләр вакытында балалар үзләрен чолгап алган предметлар һәм күренешләр турында ачыграк беләләр. "РИТЭК"компаниясе ярдәмендә быел безнең бакчада теплица пәйда булды. Урта группа балалары белән биредә дәресләр, практик эшләр үткәрелә. Болар өстенә теплица - өстәмә керем алу чыганагы да, тиздән андагы яшелчәләрдән уңыш алачакбыз. Киләсе елда исә шәһәрдәге клумбалар өчен чәчәк үсентеләре үстерергә, аз-маз акча эшләргә уйлыйбыз.

Территориябездәге яшеллеккә бу тирәдән узучылар сокланып китәләр. Монда газон кискечтән башка мөмкинме соң? Монда да без РИТЭК компаниясенең ярдәмен тойдык, теләгән техникалы булдык.

Алынган белемнәрне системага салу өчен матур әдәбият, әңгәмәләр, картиналар һәм иллюстрацияләр, фильмнар карау, төрле чаралар файдаланыла.Балаларга шушы проект кысаларында алынган костюмнар бик ошады, һәм алар үзләренең сәләтләрен күрсәтергә бик шат. "ЛУКОЙЛ"ААҖнең социаль һәм мәдәни проектлар буенча икенче тапкыр үткәрелүче конкурсында җиңүебез безгә хыялларыбызны чынга ашырырга мөмкинлек бирде: безнең хәзер үз проекторыбыз, күчмә экраныбыз бар. Табигатьтә күргәннәрен бергәләшеп карау балаларның аралашуын тагын да арттыра, аларда мөстәкыйльлек, бер-береңә юл куя белү, башкалар фикеренә колак салу кебек сыйфатлар тагын да ныгый. Мөстәкыйльлеккә җиткерелгән экологик белем мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тирә-юнебездәге чынбарлыкка аңлы мөнәсәбәтен тәрбияләү чарасы булып та хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев