Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ятимнәрне үз канат астына сыендырган

    "Бала табу бер кыен, бала багу мең кыен", диләр. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең: «Тау урыныннан күчкән дисәләр, ышаныгыз, кешенең холкы үзгәргән дисәләр, ышанмагыз» дигән сүзләрен искә төшерик тә, үзебезчә нәтиҗә ясыйк: баласыннан баш тарткан әниләр, кайчан да бер акылга килеп, сабыйларын эзләп килер дип көтмәгез. Шуңа күрә бөтен өмет - бала яраткан,...

    "Бала табу бер кыен, бала багу мең кыен", диләр. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең: «Тау урыныннан күчкән дисәләр, ышаныгыз, кешенең холкы үзгәргән дисәләр, ышанмагыз» дигән сүзләрен искә төшерик тә, үзебезчә нәтиҗә ясыйк: баласыннан баш тарткан әниләр, кайчан да бер акылга килеп, сабыйларын эзләп килер дип көтмәгез.

    Шуңа күрә бөтен өмет - бала яраткан, аннан һич туя белмәгән игелекле кешеләрдә. Әйе, чит-ят алар, әмма шундый тиз үз була, якын була, бер сүз белән әйткәндә, әти-әни була беләләр. Бу язмабыз шундыйларның берсе хакында.

    "Йөрәгемне яулаучылар"

    Минзәлә коррекция интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән Мисхәт Әсгать улы Авзалов узган гасырның 90 нчы еллар башында таныша. Яши торган йортлары Кучканка елгасына каршы гына урнашканлыктан, суда кайнашкан бала-чага кайчак су сорап алар йортына керә. Шулар арасындагы елтыр күзле бер малайны аеруча истә калдыра ул. Тора-бара бераз ияләшә төшкәч, Леня аның янына ешрак керә башлый, төрле вак-төяк эшләрдә булыша, кул арасына керә башлый. "Бүгенгедәй хәтеремдә, - дип искә ала Мисхәт әфәнде, - язгы көннәрнең берсендә түтәлләр тирәсендә кайнаша идем. Шушы бала кереп, ярдәм итә башлады. Аның "минем әти-әнием булса, мин дә аларга булышыр идем", дигән сүзләре күңелемә кереп калды шул чагында". Мәкаләбез герое үзе дә җиңел тормышта яшәмәгән, әтисез, әнисе, апасы белән авыр шартларда көн күргәннәр. Бәлки шуңадыр да, ятимнең сүзләре йөрәген кузгаткан. Үз улының фаҗигале, үкенечле үлеме дә эзсез калмаган билгеле.

    Ничек ярдәм итәргә?

    95 нче елда ул чорда шәһәрдә бердәнбер булган яшелчә кибете "Весенний" эшли башлый. Мисхәт ага үзе Яр Чаллы кибетләр челтәрендә директор була. Эш күләме зур, өч сатучы көчкә өлгерә. Шунда кибет директоры, ул чорда интернат-мәктәп директоры булган Наил Габдуллин килешеп, үзара файдалы шартларда (интернат балалары хәйрия рәвешендә яшелчә белән тәэмин ителә) хезмәттәшлек итә башлыйлар.

    Ә Леня исә кибеттә булыша, тора-бара кибет директоры Мисхәт әфәндегә чагыштырмача оясыз бәягә кибет бинасының икенче катын сатып, шунда ремонт ясап, яши башлыйлар. Гаилә назына тилмереп яшәүче икенче ятим Виктор да алар янына тартыла...

    Мисхәт әфәнде районда опекага бала алучы беренче кеше (хәер, бәлки республикада да андыйлар юк дәрәҗәсендә булгандыр). Ул чорда хөкүмәт акчасына кызыгып бала алучылар, аннары төрле сәбәпләрне сылтау итеп кире кайтаручылар да булмады түгел. Викторны фатирлы итәргә кирәк. Менә шунда башлана инде киртәләр, Казан юлларын да бик күп таптарга туры килә аңа. Шәһәр Советы башлыгы янына (ул чагында Гөлшат Җиһаншина була) даими төстә йөрүләр бушка китми, бер генә оешмада да баланста тормаучы ярым-җимерек барак бирелә ятимгә. Акча табып, барлык чүп-чарны чыгарып түгәләр, торакка капиталь ремонт ясыйлар. Әмма иртәрәк сөенгәннәр икән, документларны рәсмиләштерү тагын никадәр бусаганы кичү зарурлыгы тудыра. Прокурорга кадәр барып җитәләр. Дәүләт программасы буенча Викторга торак тиеш түгел диләр анда. Чөнки бу ятим бала интернатта тәрбияләнсә дә, ата-анасы аңа карата хокуклардан мәхрүм ителмәгән булып чыга. Мисхәт әфәнде ярты юлда туктап кала торганнардан түгел, ул РФ Президентының ТРдагы вәкаләтле вәкиленә мөрәҗәгать итә. Көтәләр, 2010 нчы ел ахырында фатир төзелә башлый. Бүген Виктор барлык уңайлыклары булган фатирда яши.

    Күргәнебезчә, ятимнәрне дәүләт программасына кертү өчен никадәр документ кирәк, берсен әзерлисең, икенчесен, анары тагын каршылык килеп туа. Мисхәт аганың тәҗрибәсеннән күренгәнчә, кайбер ятимнәр бер районнан икенчесенә күчерелү сәбәпле, документларны эзләп алу зур кыенлык тудыра. Әле узган ел гына Минзәлә коррекция интернат-мәктәбен тәмамлаган Олег Песняк белән шундый хәл була. (Өченче ятимгә дә ярдәм итә башлаган олы йөрәкле шәхес. Материалны әзерләгән чорда ул мөхәррияткә кереп чыкты. Шушы ятим проблемалары белән Казаннан кайтуы икән. Әлегә нәтиҗә юк, әмма ул бирешергә җыенмый. Ред.).

    Син булмасаң, кем булыр идек?

    Бу юлларны укучыда берьяклы гына фикер туарга мөмкин. Янәсе, ничек әле шулай барысы да җайлы гына барып чыга икән? Һич юк, бу уңышларга ирешү өчен катлаулы, мәшәкатьле юл узарга туры килә, кайчак югалып та калалар. Беренчедән, гаиләдә тәрбияләнмәгән балаларның сәламәтлекләре белән проблема туа, аннары тәрбияләргә, хезмәткә өйрәтергә, социумда яшәргә өйрәтергә кирәк ич аларны.

    -Бу балалар минеке, алар миңа үз балаларым кебек. Миңа шулкадәр ышаналар ки, мин дә аларны нинди хәлдә калсалар да, ташламаячакмын. Кичләрен төрле темаларга сөйләшеп утырабыз, мин янәшәдәге кешеләрнең алар турындагы фикерләрен җиткерәм, дөреслекне ачарга тырышам. Алар да үз чиратында Мисхәт абый (кайчак аңа "папа" диләр), без дә сезнең турында төрле сүзләр ишетәбез. Сезне шомалыкта, хәйләкәрлектә гаеплиләр. Сезнең өчен фатир дип йөгереп йөргән була, күрерсез, сез анда яшәмәячәксез, дип әйтәләр диләр.

    Мисхәт ага аларның фикерләрен сорауга, алар бертавыштан: "Юк, без сиңа ышанабыз, син булмасаң, без кем булыр идек?" - дип җаваплыйлар. Алай гынамы, чыгарылыш укучылары очрашуына баргач, элеккеге сыйныфташларына безнең эшебез, фатирыбыз (!) бар дигәч, тегеләре ышанмыйлар. Ә безгә кая?

    Әйе, бүген Мисхәт аганың үзеннән киңәш сорыйлар, гаиләгә тәрбиягә бала алучыларның кайберләре торак белән тәэмин итү программасының барлык нечкәлекләрен белмиләр.

    Ятимнәрне ул фатир алганнан соң да игътибар үзәгендә тота, мошенниклар кулына эләкмәсеннәр өчен даими аралашып тора. Аның үзе әйткәндәй тыйнак хезмәтләренә Казан шәһәренең Идел буе район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге дә зур бәя биргән, Мисхәт ага Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Ул тәрбияләгән ятимнәр шушы районнан булу сәбәпле, ул хәзерге көндә дә алар белән элемтәдә тора, өченче ятим Олег Песнякның язмышы бик борчый олы йөрәкле райондашыбызны. Аны да торыр урынлы итәргә иде, әмма ул әлегә элемтәгә чыкмый...

    Эш беткәч, ял итәргә ярый

    Авыр физик хезмәттән соң һәркемгә ял кирәк. Бу җәһәттән дә Мисхәт Әсхат улы алдан күреп эш итә белә. Соль-Илецкида шифалы күлләрдә ял итәләр, инде күп тапкырлар Татарстаныбыздагы санаторийларда булганнар. Дәвалау процедуралары алып, ял итеп, күңел ачып, яңадан хезмәт режимына кайталар. Тора-бара гаилә (аларны башкача атап та булмый) авылда җир алып, йорт салырга, җир эшкәртергә карар кыла. Һәм шулай эшлиләр дә...

    Гүзәл табигать кочагында урнашкан бер генә урамлы Яңа Иркәнәш авылында 50 сутый җир сатып алына, иске генә бер йорт та алалар, аңа ремонт ясыйлар, мунча да салып куялар. Янәшәдә генә беседка, аның әйләнәсе әкият дөньясын хәтерләтә. Бу могҗизаны тудыручылар да теләсә кайсы эшкә курыкмыйча алына торган, эш сөючән Леонид белән Виктор. Агач эшенә Викторны шәхси эшмәкәр Айрат Бадыкшанов өйрәткән, аталарча сабырлык белән, бу эшнең барлык нечкәлекләренә төшендергән ул. Алар аңа бик рәхмәтле.

    "Бу авылда яшәү - үзе бер рәхәтлек, халкы да яхшы, безгә хөрмәт белән карыйлар. Мин үзем дә егетләргә әйтәм, ярдәм сорап килсәләр, кире какмагыз, бар эшегезне ташлап булышыгыз, яхшылык җирдә ятмый ул, дим", - дип дәвам итәбез аралашуны. Монысы да тәрбия кәрҗиненә салынган изге орлыклар.

    Хыялыгыз нинди?

    Без Викторның ике бүлмәле уңайлы фатирында чәй табыны артында утырабыз. "Егетләр, инде бу кадәр эш башкарылган, күп максатларга ирешкәнсез, әмма кеше хыялсыз яши алмый. Сезнең хыял нинди?" - дип кызыксынам. Үз почмаклары булган, хәзер, әлбәттә, гаиләле булу теләге аларда. Викторның очрашып йөргән кызы, үзе кебек интернатта тәрбияләнгән ятим фаҗигале төстә вафат була. Өметләрен җуймыйлар егетләр, ачык йөзле, хезмәт яратучы ир-атның бәһасе зур аның.

    "Иделнең дә була төрле чагы,

    Бер давыллап ала, бер тына.

    Раушаниям бәгърем...", - дип сузып җибәрде Мисхәт ага. Егетләр исә сүзләрен белеп бетермәсәләр дә, аңа кушылдылар...

    P.S. Минзәлә муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительлек органының баш белгече Айгөл Габдуллина сүзләренчә, опекага алынган Виктор белән Леонид (бүген инде аларга 30 яшьтән артыграк) белән ул үзе коррекция интернат-мәктәбендә эшләгән чордан, алар кечкенә булганда ук таныш. Ул аларны бары тик уңай яктан бәяли. Ә менә алары Мисхәт ага опекага алгач биредә башка белгечләр эшләгәнлектән, тулырак мәгълүмат ала алмадык.

    Шушы чорда коррекция интернат-мәктәбен җитәкләгән Наил Каюмовның фикерен дә беләсебез килде. "Әйе, без Мисхәт Әсхатович белән элемтәдә тордык, ул балаларга үзләрен гаиләдә кебек хис итәргә мөмкинлек бирде, көчен кызганмады. Аннары ул "Весенний" кибете аша безгә яшелчә, җиләк-җимеш белән дә ярдәм итте. Балалар яратучы, олы йөрәкле кеше ул".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: