Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмыш ярларында

80 еллык тарихы булган Татар Мөшегесе урта мәктәбе үзенең тарихы белән бергә белем алып чыккан шәкертләре белән дә лаеклы мактана ала. 1930-31 елда ачылган мәктәптә бүгенге көнгәчә 1700гә якын укучы белем алып чыккан. Шушы дәвер эчендә ике мәктәп бинасы күтәртелгән, йөздән артык мөгаллим исеме тарих битенә теркәлгән. Быелгы яңа уку...

80 еллык тарихы булган Татар Мөшегесе урта мәктәбе үзенең тарихы белән бергә белем алып чыккан шәкертләре белән дә лаеклы мактана ала.

1930-31 елда ачылган мәктәптә бүгенге көнгәчә 1700гә якын укучы белем алып чыккан. Шушы дәвер эчендә ике мәктәп бинасы күтәртелгән, йөздән артык мөгаллим исеме тарих битенә теркәлгән. Быелгы яңа уку елы ачылышы исә икеләтә шатлыклы булды. Әлеге бәйрәм кичәсенә килгән мөхтәрәм кунаклар каршында Минзәлә муниципаль район башлыгы Рәсим Садыйков мәктәпкә Смирнова Клавдия Алексеевна исеме бирелүе турында хәбәр итте. "РФ халык мәгарифе отличнигы" исемен алган, 1952-1960 елларда Татар Мөшеге мәктәбе директоры булган Клавдия Алексеевнаның әлеге тантанада хәләле - Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленин ордены кавалеры Нәҗип Галимәрдәнов та катнашты. Үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Нәҗип ага өчен шатлыклы да, моңсу да тантана иде бу - Клавдиясе алар арасында юк шул. Әле менә ярый бар тырышлыгын куеп эшләгән мәктәбенә аның исемен бирделәр. Исән булса, ул да чираттагы юбилеен билгеләп узар иде дә, өйләре дүрт балалары, оныклары белән шау-гөр килеп торыр иде...

1937-1940 елларда Минзәлә педагогия училищесын тә-мамлаган, зифа гәүдәле, озын буйлы, көләч, такмаклар-частушкалар җырларга яратучы Клавдия Смирнова Минзәлә районы Рус Мөшеге авылында туып үскән. Сандра түти белән итек басучы булып эшләүче Алексей бабай гаиләсендә өч бала үсә алар, Клавдия исә төпчекләре - 1922 елның 20 ноябрендә туган кыз. Сандра түти Александрын - бала югалту ачысын татыгач, Клавдияне үз яныннан җибәрергә теләми. Әмма Алексей бабай, он, бәрәңге төяп, Клаваны барыбер Минзәлә көллиятенә илтеп куя. "Кире кайта күрмә, тырыш, кеше бул", - ди кызына. Шулай булмый ни - Клавдиясе мәктәптә дә уңган-булганнар исемлегендә булды ләбаса!

Укуын тәмамлауга кызны Актаныш районы Чуракай җиделлык мәктәбенә укытырга җибәрәләр. 1941 елда ул шушы мәктәпкә директор итеп билгеләнә. Бу вакытта аңа нибары 19 яшь була. Аннан ул вакыттагы Калинин районы (хәзерге Актаныш районы) РОНОсында педагогия кабинеты җитәкчесе булып эшли. Соңрак Пучы мәктәбендә татар теле укыта. Укучылары арасында киләчәктә Татарстанның беренче Президенты - Минтимер Шәймиев тә була. 1949 елда язмыш Клавдияне Минзәләнең Татар Мөшеге мәктәбенә китерә. Озакламый әлеге мәктәпнең директоры булып эшли башлый. Шул ук вакытта үзенең бәхетен дә очрата - җиде ел буе дәхшәтле сугыш эчендә кайнаган, туган җиренә ашкынып кайткан Нәҗип Галимәрдәновка кияүгә чыга. Берничә елдан гаиләдә Нәҗипне Казан авыл хуҗалыгы институты каршындагы җитәкче кадрлар әзерләү мәктәбенә өч елга укырга җибәрергә кирәк дигән карарга киләләр. Бу вакытта Клавдия өченче баласына авырлы вакыт, әле җитмәсә пыр тузып яңа мәктәп салдыру нияте белән чабып йөри...

Өй салуның ние бар - мүклисе дә, чутлыйсы, дисәң дә... Мәктәп кадәр мәктәпне торгызу ниятенә биш куллап ярдәм итәргә атлыгып торучылар муеннан булмый шул. Клавдия Алексеевна мүк эзләп үзе авылларга чыгып китә. Иптәшкә - бергә эшләүче ике хезмәттәше. Ничәмә-ничә авылдан кире борыла алар. Шөгер районы (Лениногорск районы) Бәкер авылына килеп кергәндә куе томан төшкән була. Урамның бер ягыннан икенчесе күренә торган түгел. Сездә мүк юкмы, дип кычкыруга урамның теге ягындагы үзләре белән үк килгән Инсаф абыйлары шаяртып та ала: "Юк шул, кызым, үзем дә шул ният белән килгән идем!" Бәкердән мүкле булып кайтып китә алар, аннан такта, кадак юнәтү эшенә керешәләр. Янып эшли Клавдия Алексеевна, булсын дип эшли.

Бар да ал да гөл булмый шул. Смирновага ялган әләкләр татырга да, үз намусын яклап катгый торырга да туры килә. Әмма ул укытучы исеменә тугрылыгын гомере буе саклый. Мәктәпне яңартып, аның диварлары балалар тавышына күмелүен күрүдән дә рәхәте, шәкертләр рәхмәтеннән дә зуррак бүләк була аламы? Нәҗибе укуын тәмамлап кайткач, "утызмеңчеләр" сафында колхоз рәисе булып билгеләнә. Егерме елдан артык рәис булып хезмәт куя ул, Ленин ордены кавалеры була. Әлеге югары бүләктә Клавдиясенең дә өлеше биниһая зур. Дүрт баласын да ире янәшәсендә кеше иткән Клавдия Алексеевнаның ана буларак та ирешкән уңышлары сокланырлык. Нинди заманнарда, нинди шартларда үстерделәр алар балаларын!..

Бүген Татар Мөшеге мәктәбе шуңа да мәртәбәле, тырыш хатын-кыз исемен йөртә. Алдагы тарих битләрендә дә анда Клавдия Алекссевна кебек үз эшенең осталары булган мөгаллимнәр генә укыта күрсен дә, мәгариф учагы сүнмәсен генә. Үзе исән булып, 20 ноябрьдә 90 яшен билгеләп үткәндә дә, мөгаллимә шул ук сүзләрне әйтер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X