Минзәлә
  • Рус Тат
  • “Ышаныч” телефоннары

    Хөрмәтле минзәләлеләр! Коррупциягә каршы тору максатыннан чыгып, һәр атнаның дүшәмбесеннән җомгасына кадәр район җитәкчелегенең 3-10-75, 3-27-80 "Ышаныч"телефоннары эшли.

    Сез әлеге телефоннар аша муниципаль хезмәткәрләрнең куркытып акча алу, ваемсызлык, вазифаи вәкаләтләрен арттыру, шулай ук мәгариф, мәдәният бүлекләре, сәламәтлек саклау, коммуналь челтәрләр кебек оешмаларда һәм башка өлкәләрдә акча янап алу, хезмәт хакын "конвертта" бирү фактлары хакында хәбәр итә аласыз (башка төрле мәгълүматлар керсә, алар карап торылмый).

    Мәгариф өлкәсендә коррупция мәсьәләләре буенча 3-35-13 "Ышаныч" телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Район хакимияте бинасының икенче катында - Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80 нче йорт адресы буенча - "Ышаныч тартмасы" куелган.

    Алынган хәбәрләрдә, шул исәптән аноним булсалар да, күрсәтелгән һәрбер факт буенча тикшерү үткәреләчәк. Әгәр шушы факт буенча тикшерү үткәрелгәч аның җавабын алырга теләсәгез, үзегезнең мөрәҗәгатегездә адресыгызны, телефоныгызны, электрон почтагызны күрсәтергә кирәк. Үзегез турында координатлар калдырылса, сезнең мөрәҗәгатегез "РФ гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы 59 нчы санлы федераль закон нигезендә каралачак.

    Конкрет фактлар күрсәтелмәгән, шулай ук мыскыллау характерындагы мөрәҗәгатьләр тикшерелмәячәк.

    Терроризм һәм экстремизм мәсьәләләре буенча тәүлекнең теләсә кайсы вакытында 3-29-85 телефоны буенча полициягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: