Минзәлә
  • Рус Тат
  • Һәйкәл булырмы?

    Редакциягә Куян авылыннан 2 хат килде. Берсендә авыл халкы, башка зур авыллар белән беррәттән, аларның авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктына да ремонт ясауларына сөенүләрен белдергәннәр. Авылда 15 ел фельдшер булып тырыш хезмәт куйган Вәзирә Гыйльмуллина авыл халкын төзекләндерелгән чиста һәм якты бинада кабул итә. Хәзер ФАПка кергәч, үзеңне санаторийда кебек хис итәсең,...

    Редакциягә Куян авылыннан 2 хат килде. Берсендә авыл халкы, башка зур авыллар белән беррәттән, аларның авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктына да ремонт ясауларына сөенүләрен белдергәннәр. Авылда 15 ел фельдшер булып тырыш хезмәт куйган Вәзирә Гыйльмуллина авыл халкын төзекләндерелгән чиста һәм якты бинада кабул итә. Хәзер ФАПка кергәч, үзеңне санаторийда кебек хис итәсең, диләр куянлылар.

    Икенче хатта 2011 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә авылда һәйкәл салына башлады диелгән, ләкин бүгенге көнгә кадәр ул тәмамланмаган. "Бу эшне җиренә җиткерерлек булмагач, ник башладылар икән, шуны беләсе иде" - дигән сугыш чоры баласы, бүген инде 81 яшен тутыручы Солтанова фамилияле әбиебез. Чыннан да, сугышта әтиләрен югалтып, гомер буе "әти" дип әйтергә, әтиләрен күрергә тилмереп үскән балаларның җан ачысы белән язылган хат. Һәлак булганнарның исеме язылган обелискта әти, абыйлары, энеләренең исемен күрү, алар истәлегенә чәчәкләр кую - җан әрнүен бераз басар иде.

    Куян авылындагы обелиск язмышын белергә теләп, Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мардамшинага мөрәҗәгать иттем:

    - Аның тимер конструкцияләре әзер, һәлак булганнар исемлеге дә бар. Ләкин ул алфавит тәртибендә язылмаган, шуңа күрә аны элми тордылар, әлегә ул авыл китапханәсендә тора. Куян авылына юллар төшү белән, анда барып, бу эшне ахырына кадәр төгәлләп куярбыз, - диде ул.

    Исемлекнең ни хәлдә булуын Куян авылы китапханәчесе Кадрия Билаловага шалтыратып белештек:

    - Чыннан да, исемлек "я" хәрефеннән башланган иде, ул эленмәде, китапханәдә торды. Күптән түгел авылыбыз мулласы Мәүләветдин абый аны дөресләп яздырыр өчен алып китте, Җиңү бәйрәменә кадәр алып кайтып элеп куярга тырышырбыз диде, - дигән мәгълүмат бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: