Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилеегыз белән!

23 май көнне якта­шыбыз, ТРПрези­денты киңәшчесе, икътисад фәннәре докторы, профес­сор, Татарстан Республикасының фән һәм техни­ка өлкәсендәге дәүләт преми­ясе, ТРФәннәр академиясенең социаль-икъти­садый фәннәр бүлекчәсе член- корреспонден­ты, ТРАвыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Анато­лий Васильевич КРАСНОВка 60 яшь тула. Хөрмәтле Анатолий Васильевич! Сез чын мәгънәсендә бай тәҗрибәле, киң белемле, эрудицияле шәхес. Сезнең социаль-икътисад өлкәсендәге...

23 май көнне якта­шыбыз, ТРПрези­денты киңәшчесе, икътисад фәннәре докторы, профес­сор, Татарстан Республикасының фән һәм техни­ка өлкәсендәге дәүләт преми­ясе, ТРФәннәр академиясенең социаль-икъти­садый фәннәр бүлекчәсе член- корреспонден­ты, ТРАвыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Анато­лий Васильевич КРАСНОВка 60 яшь тула.

Хөрмәтле Анатолий Васильевич! Сез чын мәгънәсендә бай тәҗрибәле, киң белемле, эрудицияле шәхес. Сезнең социаль-икътисад өлкәсендәге белемегез тирән, теләсә нинди тәҗрибәле белгеч белән эшлек­ле әңгәмә алып барырлык. Сез туган җирегезне, аның халкын хөрмәт итәсез, һәрчак ярдәм итеп тора­сыз, шушы еллар эчендә никадәр эш башкардыгыз, районыбыз данын еракларга тараттыгыз. Эчкерсез булуыгыз, риясызлыгыгыз белән халыкның нык ихти­рамын казандыгыз, шуның өчен дә без Сезне хөрмәт итәбез, якташларыгыз ярата.

Күркәм эше белән кеше үзенә һәйкәл сала. Барлык шөһрәт-казанышларны да аңа хезмәт китерә. Сез чын мәгънәсендә хезмәт кешесе, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер олы кешегә әверелдегез.

Сезне олуг юбилеегыз белән ихластан тәбрик итәбез, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләгезгә иминлек телибез. Киләчәктә дә яшәешебезгә кабат­ланмас ямь өстәп, җирлегебезнең данын арттырып, районыбызның горурлыгы булып яшәгез.

Ихтирам белән,

Минзәлә муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе Рәсим Садыков.

Агач яфрак, кеше кылган гамәлләре белән матур. Тормыш сукмакларыннан кыю адымнар белән алга атлаганда янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән шәхесләрне кем генә хөрмәт итми икән.

Эльвира Фассахова,

авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы

Бу көннәрдә шушы гүзәл сыйфатларга ия булган Та­тарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, якта­шыбыз, 1971 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы технику­мын тәмамлаган Анатолий Васильевич Краснов60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Тормышта яшьтән үк үз алдына максат куеп, хыял канатларын талдырмый, алга, бары тик алга ба­ручылар гына үрләрнең биеген яулап яши. Эльвира Шәрип кызы Фаттахова җитәкләгән техникум коллек­тивы Сезне, Анатолий Васильевич, гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән, матур юбилеегыз белән котлап чын күңелдән котлый, нык­лы сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм бетмәс-төкәнмәс яшәү көче тели.

Сез кечкенә генә Холодный Ключ авылында язгы табигать шау чәчәктә утырганда, әти-әниегезгә зур куаныч булып, дөньяга килгәнсез. Тәрбия орлыкла­рын гаиләдә алып, кече яшьтән үк җирдә эшләргә күнеккәнсез. Зур үрләр яуласагыз да, Сез бүген дә туган халкыгызга, туган җиргә тугры хезмәт итәсез. Сез агроном, иктисадчы һөнәрләрен үзләштереп, күп урында җитәкче булдыгыз. Сезне җаваплылык, тырышлык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар бизи, тормышта матди байлык ягын гына түгел, рухи байлык, җан азыгы турында да кайгыртасыз. Үзегенең кешеләргә кирәк икәнлегезне тоеп, һәрчак ярдәмгә ашыгасыз.

Кыя тауның очларына менеп

Оя кора бары бөркетләр.

Ил күтәрер йөкне иңдә йөртә

Сезнең кебек тырыш егетләр.

Эш күрсәткән ирне иле мактый,

Арта бара кадер-хөрмәте.

Гомер китабының һәр битенә

Бизәк сала куйган хезмәте.

Үлчәнмәгән Сездә рухи ныклык,

Ташып тора җанда егәрлек.

Бирсен Раббы Сезгә ныклы саулык

Гомер тауларына менәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев