Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилярлар белән очрашты

Гыйнварь ае башында ике райондашыбыз үзләренең 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларның берсе - Гандәлиф Әхмәтшакир кызы Әхмәтшакирова, икенчесе - Анастасия Михайловна Суворова.

Гандәлиф әби районыбызның Сарсаз Тралы авылында туган, ә Анастасия Михайловна Коноваловка авыл җирлегендә дөньяга килгән. Бүгенге көндә алар икесе дә кызлары тәрбиясендә көн күрәләр, сәламәтлекләре канәгатьләнерлек, икесенең дә кәефләре яхшы, үз-үзләрен йөртәләр. Шулай ук гыйнвар аенда ике әбиебез 90 яшен билгеләп узды, Сайма Ризатдинова Түбән Тәкермән авылында, Римма Кукаркина Минзәлә шәһәрендә гомер кичерә. Ә 95 яше тулган әбиебез Мосаллия Шәймиева Әтрәкле авылында яши. Әлеге юбилярлар да үз-үзләрен яхшы хис итәләр, өйләрендә йөреп торалар. Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм аннан соң юбилярлар белән район башлыгы Рәсим Садыков очрашты, аларны туган көннәре белән тәбрикләде, чәчәкләр тапшырды, тормыш хәлләре белән кызыксынды, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатларын, хакимиятнең бүләкләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев