Минзәлә
  • Рус Тат
  • Югары Тәкермән авылы тарихы

    Югары Тәкермән авылының безгә мәгълүм атамалары гына да дистәдән артык: Борчалыбаш Тәкермәне, Иске Тәкермән, Йөзекәй Тәкермәне, Әлмәх Тәкермәне, Өске Тәкермән, Йөзекәй Борчалыбашы, Югары Тегермән, Самин, Тасумиж. Татар энциклопедиясе институтының безгә мәгълүм барлык хезмәтләрдә дә авылның 1709 елда нигезләнгән булуы хәбәр ителә. Ә Башкортстан галиме Ә.Әсфәндияров "Семья и брак у башкир...

    Югары Тәкермән авылының безгә мәгълүм атамалары гына да дистәдән артык: Борчалыбаш Тәкермәне, Иске Тәкермән, Йөзекәй Тәкермәне, Әлмәх Тәкермәне, Өске Тәкермән, Йөзекәй Борчалыбашы, Югары Тегермән, Самин, Тасумиж.

    Татар энциклопедиясе институтының безгә мәгълүм барлык хезмәтләрдә дә авылның 1709 елда нигезләнгән булуы хәбәр ителә. Ә Башкортстан галиме Ә.Әсфәндияров "Семья и брак у башкир в ХVIII - первой половине ХIХ века" хезмәтендә (Уфа, 1989) Югары Тәкермән авылының ХVII гасырда нигезләнгән булуын яза һәм аңа Тулыбай, Иске Байлар авылларын да өсти.

    1773-1775 еллардагы Крәстиән сугышына катнашкан югарытәкермәнлеләр хакында сөйләгәндә дә, авыл өч исем белән атала. Ясаклы татарлар старшинасы Ягъфәров Габдулла командасында 59 искетәкермәнле, старшина Ишамин Искәндәр командасында 9 йөзекәйтәкермәнле, авылга 1747 елгы указдан соң килгән 7 йөзекәйборчалыбашлы, ә барысы 75 яугир катнашкан.

    III ревизия үткән 1762 елда авылда 66 ир-ат типтәр исәпкә алынган. ӘV ревизия скаскаларына (1795) 16 хуҗалыкта яшәгән 182 башкорт, 3 өйдә көн күргән 16 типтәр, барысы 198 кеше теркәлгән. 1816 елда үткән VII ревизиядә 40 хуҗалыкта 287 башкорт, 120 ир-ат типтәр һәм 3 ир-ат казан татары теркәлгәннәр. Башкортларның 5 се икешәр, берсе 3 хатын белән гомер сөргәннәр дип тә күрсәтелә.

    1834 елда (VIII ревизия) авылда 414 башкорт яшәгән. Шуларның 201 е ир-атлар. Ревизиядә алынган мәгълүматларның әһәмиятлерәкләрен укучыларыбызга да ирештерик дибез. Исәпкә алынганнарның 5 се 70 яшьтән 80 гәчә, тагын 5 се 60-69 яшьләрдә булган. Аларын исемләп тә атыйк. 1824 елда вафат булган Биктимер Мәһдиев 80 яшен тутырган булган. Мәндекәй Биктимеров 73, 1822 елда дөньядан киткән Сәлим Йозәев, 1829 елда бакыйлыкка күчкән Йәркәй Дусмәтов һәм 1823 елда гүр иясе булган Әюп Гаделовлар 70 әр ел гомер иткәннәр. Без сөйли торган елны Кыдрач Биктимеров 69, Күзекәй Дусмәтов 68, Батырша Имәгыйлов 64 яшен тутырганнар, ә Хәмзә Йосыпов 60 ын тутырып, 1828 елда, Гозәер Ибраһимов 1830 елда бакыйлыкка күчкәннәр. Алардан тыш авылда 50 яшеннән 59 яшенәчә булганнар 16 кеше. Боларның барысыннан кала авылда 49 яшьтән яшьрәк булган 175 тәкермәнле калганын беләбез.

    Ишле туган-тумачалы гаиләләр дә аз булмаган авылда. Аларның да берничәсен атыйк. Менә Батыевлар. Өлкәннәре, 58 яшендәге Әбүбәкер һәм аннан кечеләре Гомәр (53 яшь), Әбҗәлил (44), Шаһиәхмәт (36), Биктимер (30). Яки менә Рәхмәтуллиннар: Гафыш (39), Миңнегол (32), Биккенә (31), Фазулла (30) һәм Әсфәндияр (27). Алардан тыш Дусмәтовларны һәм Сәлимовларны атап булыр иде.

    Онытыла баручы исемнәребездән Батый, Иәркәй, Дускай, Каһарман, Кыдрач, Күзекәй, Мунакай, Шатхаз һәм Ямангол атларын атыйбыз.

    1834 елда авылда 172 ир-ат типтәр исәпкә алынган. Алар IV типтәр командасына берләштерелгән булганнар.

    1840 елда авылда гомер сөргән 412 башкорт 99 чети уҗым, 114 чети сабан культуралары чәчкәннәр, 3 чети бәрәңге утыртканнар.

    1848 елда торак пункты ике авыл буларак исәпкә алынган була. Беренчесе, Минзәләдән 30 чакрым ераклыктагы башкортлар яшәгән авыл, 61 хуҗалыкта 471 кеше яшәгән. Барлык сөрү җирләре 1048 д., болын 704, урман 1150 д. Атлары 330, мөгезле эре терлекләре 396, сарыклары 478, кәҗәләре 117 баш, 252 умарталары булган. Тегермәннәре 7.

    Икенче авыл шәһәрдән 25 чакрым ераклыкта, типтәрләр, татарлар 59 хуҗалыкта 334 кеше. Сөрү җирләре 368, болын 176, урман 172 дисәтинә. 120 баш ат, 112 баш мөгезле эре терлек, 200 сарык, 52 кәҗә асраганнар.

    1859 елда үткән Х ревизия мәгълүматлары: башкортлар 408, типтәрләр 59, татарлар 6, ә барысы 473 ир-ат исәпкә алынган.

    1870 елда авылдагы 375 хуҗалыкта 2110 кеше яшәгән.

    1896 елда башкортлар 342 душка алган җирләрен 542 пайга, типтәрләр 237 душка алганны 384 өлешкә бүлгән булсалар, татарлар 6 пайга алган җирләрен 6 га бүлгәннәр дә.

    1897 елгы халык исәбен алу вакытында авылда 1762 кеше булган.

    1913 елда исәпкә алынган 2404 кешенең 1397 се башкротлар, 987 се типтәрләр һәм 20 се татарлар булган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: