Минзәлә
  • Рус Тат
  • Югары Тәкермән авылыннан абыйлы-энеле Илһам белән Илгиз Шакировлар әниләренең горурлыгы

    Һәркем баласын итагатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле, ихтирамлы итеп тәрбияләргә тырыша, күпләре бу максатка ирешә дә. Югары Тәкермән авылы егетләре - абыйлы-энеле Илһам белән Илгиз Шакировлар - әниләренең зур горурлыгы. Алар икесе дә Ватан алдында торган изге бурычларын үтәп, туган якларына әйләнеп кайтканнар. Гади генә язмышлар, янәшәбездә андыйлар азмыни, диярсез....

    Һәркем баласын итагатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле, ихтирамлы итеп тәрбияләргә тырыша, күпләре бу максатка ирешә дә.

    Югары Тәкермән авылы егетләре - абыйлы-энеле Илһам белән Илгиз Шакировлар - әниләренең зур горурлыгы. Алар икесе дә Ватан алдында торган изге бурычларын үтәп, туган якларына әйләнеп кайтканнар. Гади генә язмышлар, янәшәбездә андыйлар азмыни, диярсез. Һич юк, без рухи кыйммәтләрнең дәрәҗәсе төшеп барган, "бурыч", "туган ил", "ватанпәрвәрлек" кебек төшенчәләр җуелып барган чорда яшибез. Сер түгел, кайбер егетләребез изге бурыч үтәүдән ваз кичеп, качып йөриләр...

    Кечкенәдән итагатьле, өлкәннәргә ихтирамлы алар, әниләре игелек орлыкларын мул биргән лачыннарга. Әниләре балаларының һәр кызыксынуын, сәләтен җентекләп бәян итә, кат-кат сөйли: "Улларым кечкенәдән җырлап-биеп, концертларда, шигырь конкурсларында катнашып үстеләр. Исемдә, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров концерт куярга килгәч, Илһамны кулына күтәреп (адаш бит!), Инзил белән икесен сәхнә артына алып кереп чәй эчерә иде", - дип хатирәләргә бирелеп ала. Сабантуйларда көянтә белән су ташу, гер күтәрү кебек уеннарда катнашып, бүләкләргә күмелгән малайлар алар.

    "Муса Җәлил шигырьләрен яратып укый идем, район конкурсларында катнаштым", - дип искә алды Илһам. Инзилнең гитара белән кызыксынуы бушка китмәгән, армиядән ныклап өйрәнеп кайткан ул. Болары күңел ачу, яраткан шөгыль булса, һөнәрләренең җитдирәкләре дә бар. 7 нче сыйныфтан башлап авылдагы эретеп ябыштыручы Идрис абыйлары янында булышып йөриләр үсмерләр. Беренчедән, яңа һөнәр үзләштерсәләр, аннары гаилә бюджетына да сизелерлек өлеш кертәләр. Тырышлыклары да бушка китми, егетләрнең икесенең дә шәхси автомобильләре бар (әлбәттә, әниләре дә ярдәм итә).

    11 нче сыйныфны тәмамлагач, Илһам КДУның Яр Чаллы филиалына, юридик факультетның көндезге бүлегенә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Илһамның сәламәтлек күрсәткечләре бик үк яхшы булмаса да, ул үз тырышлыгы белән сәламәтлеген ныгыта, армия сафларына алына. Хезмәте җиңелләрдән булмый егетнең - Свердловск өлкәсенең Елань шәһәрендә, Камышлово авылында, химик атакаларга каршы тору буенча махсус подразделениедә хезмәт итә. Беренче айда авыррак була, күнегүләр, физик нагрузка күп. "Махсус киемнәр, противогаз киеп эш итәргә, туфракны, һаваны чистартырга өйрәттеләр. Химик атака күзгә күренми бит ул, аның килүен махсус приборлар аша гына күрәсең", - дип хезмәтен бераз искә алып узды солдат.

    Чит җирләрдә якташлар эзлисең бит ул. Ун мең солдатның бер меңе Татарстаннан иде, дип искә ала Илһам. Җитмәсә, райондашы - Хуҗәмәт авыл егете күрше бүлмәдә генә яшәгән. "Учебка" тәмамланганнан соң ул Екатеринбургка күчерелә, хәзер инде Илһам үзе яшь солдатларны өйрәтә. Бу урында шунысын әйтеп узарга кирәк, егеткә югары хезмәт хакы вәгъдә итеп, юрист вазифаларын башкарырга тәкъдим ясыйлар. Әмма туган җир үзенә тарта, сагындыра ич. Бик яхшы хезмәт итеп, сержант званиесендә туган авылына әйләнеп кайта...

    Инзил дә абыйсы үрнәгендә урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Минзәлә медицина училищесына укырга керә. Казанга, танк училищесына хезмәткә алына, яшь сугышчы курсларын узганнан соң, ТР хәрби комиссариаты карамагына тапшырыла, хәрби комиссар урынбасарының (генералның!) машина йөртүчесе вазифаларын башкара. Инзилнең кулыннан бар эш килә, теләсә кайсы марка машинаны төзәтә ала. Хезмәтен тәмамлап кайтуга, укуын дәвам итә, быел ул соңгы курста укый. Егет укуда да өлгер - кызыл диплом алырга тиеш. Алга таба белемен югары уку йортында күтәрәчәк.

    Бу кадәр булган егетләрнең әниләре кем соң, диярсез. Фәнисә районыбызның Тулбай авылында Хәнәфи һәм Фәрдәнә Нуриевлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә, шунда башлангыч мәктәптә укый, Күзкәй урта мәктәбендә урта белем ала. Пешекче һөнәрен сайлый, Нурлатта белем ала, ашханә мөдире булып эшли. Язмыш аны Югары Тәкермән егете белән бәйли, ике уллары дөньяга килә. Тора-бара Фәнисәдә башка һөнәр сайлау теләге туа - ул Минзәлә педагогия училищесына читтән торып укырга керә. Бүгенге көндә ул шушы авыл мәктәбендә физик культура, технология дәресләрен алып бара, педагог-оештыручы вазифаларын башкара.

    Бу гаиләнең һәр гамәлен, һәр башлангычын хуплап, ярдәм итеп торучы Фәнисә ханымның апасы Гүзәлия Гыйззәтуллина турында да әйтеп узмасак, язмабыз тулы булмас иде. "Минем иң якын кешем, ике баламны да укырга кертүче, икесен дә әзерләп армиягә озатучы, присягаларына алып баручы, бүгенге көнгә кадәр алар өчен борчылып, ут йотып торучыбыз ул", дип яратып әйтте сеңлесе тынгысыз зат турында. Гомумән, тулбайлылар хөрмәт итә бу гаиләне. Өч ир, өч кыз туган Нуриевлар үзара ярдәмләшеп, бер-берсе өчен җан атып яши бирәләр. Бүгенге көндә тугызынчы дистәсен ваклаган әниләре Фәрдәнә апа утлы әфган сугышын узган энеләре Фәнил һәм киленнәре тәрбиясендә яши. Бәйрәмнәрдә алты бала туган нигезгә җыела.

    Үзара хөрмәт һәм ышаныч хөкем сөргән, хезмәт яраткан бу гаиләдә үз-үзенә инанган, көчле рухлы, батыр егетләр үскән. "Әниебез исән-сау булсын, безнең уңышларга куанып, киләчәктә оныклар сөеп, кадер-хөрмәттә яшәсен иде. Без аның йөзенә кызыллык китермәбез", - диләр алар бер аваздан. Шик юк, шулай булачак та.

    Рәсемдә:Илһам һәм Инзил әниләре Фәнисә, апалары Гүзәлия белән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: