Минзәлә
  • Рус Тат
  • Запастагы рядовой

    Воровский бистәсендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мирзарип Мирзахан улы Мирзахановның язмышы гаҗәеп кызыклы. Мирзарип ага 1927 нче елның 2 февралендә респуб- ликабызның Актаныш райо­нында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Ул чордагы бар­лык крестьян балалары кебек, ул кече яшьтән эшкә җигелә. Хуҗалыкта булган бар эштә бу­лыша: әти-әни басуда чагында кош-корт,...

    Соңрак совхоз аягында нык басып тора торган хуҗалык бу­лып өлгерә, үз мунчасы, мед­пункт, кибетләр, эшчеләр өчен ашханә, гомумән, яшәү өчен бөтен уңайлыклар тудырыл­ган. 3 мең гектарда иген куль­туралары үстерелә, 5 мең баш мөгезле эре терлек, 7500 баш дуңгыз үрчетелә биредә. Ник дигәндә, совхоз шәһәр халкын тәэмин итү өчен оешкан, эш тә һәркемгә җитәрлек була.

    Дүртенче сыйныфны тәмамлау- га, әтисенең үтенече буенча Мирзарипны совхозга балта остасы ярдәмчесе итеп эшкә алалар, ә инде 14 яше тулуга ул чын оста булып җитешә, армия хезмәтенә кадәр шунда эшли.

    Бөек Ватан сугышы инде өченче ел бара, Туган илне саклау өчен яраланган, һәлак булган сугышчылар урынына тагын солдатлар кирәк.1944 нче елның 2 февралендә 17 яшьлек Мирзарипны Кызыл Армия сафларына алалар һәм ул Саратов өлкәсенең Татищев станциясендә урнашкан полк мәктәбенә җибәрелә. Утлы сугыш елларында кичергән ва­кыйгаларны ветеран бүген дә ачык хәтерли. Сугышчан дус­ларны югалту, батырлыкка һәм түземлеккә көн саен имтихан тоту - боларны онытып буламы соң? Аеруча Халхин-Гол елга­сы ярындагы бәрелеш онытыл­мый. Өч дәрәҗә Дан ордены кавалеры, рота страшинасы Николай Сердюк яшь солдат­ларга көч биреп тора. Ниһаять, сугышчылар киеренке психик атаканы җиңеп, исән калган самурайларны әсирлеккә ала­лар.

    Квантун армиясен җиңеп, ка­питуляция ясалганнан соң да хезмәтен дәвам итә батыр солдат. 1951 нче елга кадәр ул япон хәрбиләрен саклау буенча конвой ротасында хезмәт итә. "Япон халкы эш сөючән, чиста, кешеләргә яхшы мөгамәләдә, алардан яман сүз ишетмәссең, - дип искә ала Мирзарип ага. - Хәрби әсирләр бик начар туклана, ә солдат күңеле йом­шак, аеруча хәлсезләренә үз паекларыбыздан өлеш чыгара идек".

    Армия хезмәтеннән соң бер җирдә дә туктап тормый­ча, туган ягына - Воровский бистәсенә кайта солдат. Туган җир, тыныч хезмәт шулкадәр сагындырган. Биш дистә елга якын хезмәт дәверендә ул кайларда гына эшләмәгән: совхозның кирпеч заводында, терлекче, балта остасы, түбә ябучы да ул. Гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Мөнәвир бистәдә яши, Мансурлары ике елга якын әфган сугышында хезмәт итә, Багран шәһәрендә ярала­на. Ул "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән. Төпчек ул­лары Марсель гаиләсе белән Мәскәүдә яши.

    Япон милитаристларына кар­шы сугышта күрсәткән батыр­лыклары өчен Мирзарип ага "Сугышчан батырлык өчен" ме­дале, Бөек Ватан сугышы ор­дены белән бүләкләнгән, аның күпсанлы юбилей медальләре дә бар. Ветеран сугыш уты ка­бынмасын, киләчәк буын аяз күк йөзе астында яшәсен дигән теләктә кала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: