Минзәлә
  • Рус Тат
  • Тыл ветераны Рәшидә Хәбибуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

    – Безнең әни гомере буе сабыр, тырыш, чиста-пөхтә булды. Безне дә шуңа өйрәтте, - ди кызы Резеда.– Аңа барысы өчен дә рәхмәтлебез.

    Минзәләнең тыл ветераны Рәшидә Биктимер кызы Хәбибуллинаны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм “Северный” ТОС җитәкчесе Гөлфия Хәлимова өенә барып тәбрик иттеләр.

    Рәшидә апага туган көне уңаеннан ил башлыгы котлау открыткасын, бүләкләр тапшырдылар.

    - Барыгызга да рәхмәт, мине бик зурлагансыз, – диде юбиляр.

    Ул бераз яшьлек, эшләгән чорларын искә төшерде:

    - Безнең чор балаларының язмышлары да бер төрле булды бит. Сигез-тугыз яшьтән колхозда эшләдек. Гаиләдә 6 бала идек, башлангыч белем генә алып калдым. Авыру әниебезне, энекәшләрне карадым. 55 нче елда Имәнле егетенә кияүгә чыктым, бераздан Минзәләгә күчендек. Тормыш җиңел булмады, төрле вакытларны күрдек.

    Чынлап та, алар тормыш иптәше белән биш балага гомер биргәннәр, барысын да укытып, белемле итәргә тырышканнар. Бүгенге көндә биш оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

     

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: