Минзәлә
  • Рус Тат
  • Батырларга дан

    Кара каргалар очалар күктә Кабат - кабат урап бөтерчектәй. Нидер булыр кебек бу көндә: Эндәшәләр кайгы буласын белгәндәй. Җиргә ташланалар уктай, Я һавага күтәреләләр болыт булып. Уңга, сулга ыргылалар котыргандай, Хәбәр бирергә теләп. Җир тетрәде, калтырап куйды, Шау-гөр килде урманнар, Су дулкыннары ярга бәрелде Илне басты дошманнар. Кошлар, җәнлекләр сизгәндәй...

    Кара каргалар очалар күктә

    Кабат - кабат урап бөтерчектәй.

    Нидер булыр кебек бу көндә:

    Эндәшәләр кайгы буласын белгәндәй.

    Җиргә ташланалар уктай,

    Я һавага күтәреләләр болыт булып.

    Уңга, сулга ыргылалар котыргандай,

    Хәбәр бирергә теләп.

    Җир тетрәде, калтырап куйды,

    Шау-гөр килде урманнар,

    Су дулкыннары ярга бәрелде

    Илне басты дошманнар.

    Кошлар, җәнлекләр сизгәндәй

    Ачы итеп тавыш бирделәр.

    Тыныч һаваны яңгыратып "кешедәй"

    Дошманнар... дошманнар килделәр

    Сугышлар белән бергә

    Кайгы, ачлык килде ияреп,

    Бар табигатьне тетрәндереп,

    Җирне яндырып, ялкын килде бәреп.

    Җир бик күп сугышларны түзә,

    Яна, ярыла, шартлый,

    Һәлак булганнарны куенына алып

    Тыныч йокы җырын җырлый.

    Рәхмәт табигать - анабызга

    Тарихта булган сугышка түзгәнгә,

    Җылылык биргән барыбызга,

    Аны яратып авырлыкны җиңгәнгә.

    Кошлар сайрый, табигать уяна,

    Кояш чыга балкып җир өстеннән.

    Дулкынлы сулар тынычлана,

    Тынычлык башлана бу көннән.

    Май ае изге бәйрәм алып килә .

    Яшеллек, яшәү хисе тарала дөньяга.

    Ветераннар белән бергә

    Ватанны саклаучылар килә мәйданга.

    Күпме булса күктә йолдызлар,

    Табигать бирде шул кадәрле батырлар.

    Һәр төнне җиңүчеләрне мактап,

    Күктә балкып торырлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: