Фәридә Сәхәбиева (Гәрәева) - "Бөтерелеп карлар ява..."
Райондашларыбыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.
Оялчан гына булып, бөтерелеп
Карлар ява туган ягымда!
Кыш белән көз тартышкан бу вакыт -
Ноябрь аенда чагыла!
Инде тиздән кыш аена кереп, каршыларбыз Яңа елларны!
Берсен - берсе узып, бөтерелеп,
Кар көртләре баса юлларны.
Шаярышып яуган кар бөртеге,
Килеп кунды керфек очыма!
Рәхәт булып китте шул чагында,
Күңел очты- карлы кышыма!
Әллә кыш аенда тугангамы-
Бик яратам ак кар яуганын!
Сокланам мин, кышның — табигатькә,
Ап-ак мамык юрган япканын.
Ак кар белән - ак өметләр туа!
Йөрәкләргә иңә ышаныч!
Жемелдәшеп яткан ак карларым-
Күңелемә сала куаныч!
Шатлык - сөенечләр алып килсен!
Безгә бу кыш, Яңа еллары. ..
Исәнлек саулыкларга тиенеп,
Үтә бирсен тормыш юллары
Фәридә Сәхәбиева (Гәрәева ) 19.11.2018
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев