Минзәлә
  • Рус Тат
  • Гөлнара ӘХМӘТШИНА - "Дан җырлыйк аналарга"

    Әниләр көненә багышланган райондаш шагыйрьләребез шигырьләрен тәкъдим итәбез.

    Дан җырлыйк аналарга 

    Һәр ананын, исендәдер
    Бәби тапкан чаклары.
    Теләкләрнең, сабыена
    Теләгәнен акларын.

    Беренче кат кулга алып,
    Имезгәнен баласын.
    Уйлагандыр, шул мизгелнең
    Мәңге истә каласын.

    Бала - бәгырь кисәгедер,
    Җаннан җан бүленүе.
    Ана аңлатып бетермәс
    Күңелнең соенуе.

    Дан җырлыйк без Аналарга,
    Безне бакканга табып.
    Рәнҗетмикче без аларны
    Берүк битараф калып.

    Әнкәй, - диеп, тел ачылган,
    Тәпи киткәч кул биргән.
    Төнлә сине карарга дип,
    Тәмле йокысын бүлгән.

    Җәлләмик җылы сүзләрне,
    Аналар тугел бит мәңгелек.
    Бер нәрсә дә өмет итми алар,
    Җылы караш көтә иң элек.

    Гөлнара Әхмәтшина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: