Минзәлә
  • Рус Тат
  • Гүзәл Заһриева - "Әниемә"

    Әниләр көненә багышланган райондаш шагыйрьләребез шигырьләрен тәкъдим итәбез.

    Әниемә

    Нәни чактан сине яратып 
    Үстерә ул, көн-төн йокламый.
    “Бәхет-шатлык белән үссен”, – диеп, 
    Син дип тырыша, үзен аямый.

    Сине кочып, сөенечләр теләп, 
    Кулларында әкрен тирбәтә.
    Бишек җырын җырлый-җырлый гына, 
    Бөтен назын сиңа юнәлтә.

    Син еласаң, яннарыңа килеп,
    Елмаюы белән юата.
    Тынычлансаң, сөенеп карап тора, 
    Ул бит сине шундый ярата!
    И, әнием, сиңа язам моны,
    Чын күңелдән рәхмәт белдереп! 
    Мәңге яшә бу дөньяда, әни!
    Бар дөньямны нурга күмдереп.

    Гүзәл Заһриева,
    гимназия

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: