Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова - "Сыерчыклар килгән"

Минзәлә шагыйрь - язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.


 Сыерчыклар килгән.
  
  Сыерчыклар килгән , күрдегезме ?
  Сайраулары өзә үзәкне.
  Җылы якны ташлап кайталар бит
  Сагыныплар туган төбәкне.
  
  Аңлыймын мин сезнең хәлегезне ,
  Туган җир ул җанга бик якын.
  Туган җиргә тугры шушы кошны
  Яратмаска һич тә юк хакым.
  
  Сокланыплар карыйм җаныйларга ,
  Яратыплар җирдән эндәшәм :
  — Хәлләрегез ничек , кошларым?- дип ,
  Үзем алар белән сөйләшәм.
  
  — Талмадымы , димен , канатыгыз ,
  Ерак араларны үткән дә ?
  Сөенепләр сайрыйсызмы , димен ,
  Исән - имин кайтып җиткәнгә ?..
  
  Туган җирен ташлап киткәннәргә
  Шул кошлардан үрнәк алырлык.
  Көзен китеп , язын кайталар шул -
  Бер уйласаң таңга калырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X