Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Инзилә Галиуллина - "Февраль - февраль..."

Автордан - Бу шигыремне Минзәлә театрының якты йолдызлары булган ике Эльмирага багышлыйм.Урыннары оҗмахта булсын. 3 февральдә кызларның арадан киткәннәренә 2 ел була

Февраль ,февраль
Тагын җитте килеп
Сызландырып йөрәк ярасын
Ике чәчкә булып күңелләрдә
Мэңгелектә урын алгансыз.
Ике йолдыз булып балкып янып
Бер сулышта сүнгән йолдыз сез
Йөрәкләрдә сезгә булган хөрмәт
Салып үтте инде якты эз.
Сез уйнаган роль барсы истә
Тормыш сөеп янган ул күзләр
Сезне яратуны ,сагынуны
Аңлатырга табылмый сүзләр....
Әниләрсез яши балалар

Көн артыннан көннәр узалар
Аналар да балаларын сагынып
Әкерен генә шәмдәй сызалар....
Үткән саен сезнең юллардан
Җан әрнетеп тама әче яшь
Эх яшисе иде гөрләтеп....
Хәтердә сез калырсыз гел яшь...
Тәгъдир эше бер ни эшләп булмый
Сабыр итеп кала түзәргә
Урыныгыз кызлар булсын сезнең
Оҗмахларның иң- иң түрендә.
Ике якты йолдыз булдыгыз сез
Сәхнәләрнең якты күгендэ...
Сагынабыз сезне онытмыйбыз
Урыныгыз йөрәк түрендә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев