Инзилә Галиуллина - Кем мин, татар булмасам?
Туган тел язмышына багышланган шигырь
Татар булып туган идем
Бу дөньяга туганда
Атам- бабам дәвамчысы
Мирасын дип сакларга.
Тукай язган Туган телне
Кечкенәдән ятладым
Туган телдә сөйләшкәнгә
Туялмыймын шатланып.
Горурланып яшим һаман
Бу минем туган телем
Телемне тартып алырга
Көчегез җитмәс димен.
Без Гыйләҗев оныклары,
Тукай, Җәлил кавеме
Дошман алдында баш имәс
Югалтмабыз телемне.
Телне , динне җуйсам әгәр
Мин нинди Татар булыйм
Улым ,кызыма әйтегез
Нинди телне калдырыйм.?
Башка тел ул чит ят миңа
Килешәм кирәк белергә
Башка телләр белән тигез
Булсын Туган телем дә.
Утырам да уйлап куям
Әгәр телне югалтсак
Кем булам сон мин алайса?
Кем мин Татар булмасам?
Исегезгә төшерәбез, Минзәлә районы делегациясе Бөтендөнья татар конгрессы утырышында катнашты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев